Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2019, 16:43

Мондый егетләргә комбайнны ышанып тапшырырга була

Агросәнәгать колледжы студенты “Яшь һөнәр осталары” чемпионатында бүләкле урын яулады

Агросәнәгать колледжы студенты “Яшь һөнәр осталары” чемпионатында бүләкле урын яулады


Илдар Мөслахов балачактан техникага тартыла. Җәйге каникул вакытында яшьтәшләре ял иткәндә дә иртүк басуга чыга ул. Комбайнчы ярдәмчесе була.


Агросәнәгать колледжында авыл хуҗалыгы сәнәгате мастерлары әзерләү турында ишеткәч, ике дә уйлап тормый, документларын тапшыра. Хәзер, дүрт ел үткәч тә, бер генә дә үкенми. Биредә төпле белем бирүләрен раслый, чөнки педагоглар эш бирүчене чиле-пешле белгеч канәгатьләндермәвен яхшы аңлый.

Былтыр җәй “Үзәк” МТСының “Колос” филиалында уңыш җыярга ярдәм иткән. Илдар вакыт белән исәпләшмичә, өлкән механизаторлар белән беррәттән эшләгән. Ватылса, үзе төзәткән.

Урак чорында ике ай дәвамында кимендә 1500 гектар чабып алган, шактый гына акча эшләгән. Акчаның бер өлешен әти-әнисенә биргән. Бер өлешен бульдозерчы-экскаваторчы курсларында укыган өчен түләгән.

Былтыр егет “Яшь һөнәр осталары” (WordSkills Russia) чемпионатында катнашып, “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” бүлегендә зур тәҗрибәгә ия булган.

– Мине чемпионатка педагогым Азат Газизов җентекле әзерләде. Без чит ил техникасын ремонтлаучы хуҗалыклар һәм шәхси остаханәләрдә булдык, аны бергәләп сүттек һәм кордык. Башкача булмый. Барлык өлешләрне кулга тотып карамыйча, машинаның “сулышын” тоя алмыйсың.

Бәләбәйдә төбәк өлешендә мин өченче булдым һәм республика өлешенә эләктем, анда һәрберсе 50шәр биремнән торган биш бүлек үтәргә кирәк иде.

Двигательләрне техник хезмәтләндерү, җиһазларны эшләтеп җибәрү һәм көйләү, чәчү агрегатын комплектлау, тиешле тирәнлеккә көйләү буенча сораулар бирделәр. Өстәвенә, жюри белем һәм гамәли күнекмәләрне генә түгел, эш урынын оештыру, эш башкаруның технология эзмә-эзлеклелеген дә бәяләде. Биш финалчы исәбендә (алар арасында югары уку йортлары студентлары да бар иде) мин икенче урын яуладым. Бик шатмын, әлбәттә. Чөнки WordSkillsда җиңү эшкә урнашканда ярдәм итәчәк.

Укудан буш вакытында Илдар төрле спорт ярышларында катнаша – ул җиңел һәм авыр атлетика белән шөгыльләнә. Былтыр гер спорты буенча район ярышларында җиңүче булган. Моннан тыш, егет – ирек-ле ярдәмче, үзләштергән һөнәр белемен кече курс студентларына теләп уртак-лаша.

– Колледжны тәмамлагач, нәрсә эшләрмен икән дип борчылмыйм. Минем өчен уку – тормыштагы беренче сабак булса, армия – икенчесе. Хезмәттән соң белгечлегем буенча эшләргә уйлыйм, – ди Илдар Мөслахов.


Читайте нас: