Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2019, 13:44

Җәмәгать челтәрләрендә яла яккан өчен җәза алган

Үзен аклау өчен кыерсытылган хатынга ике ел вакыт таләп ителгән

Үзен аклау өчен кыерсытылган хатынга ике ел вакыт таләп ителгән


Рената М.ның (барлык исемнәр үзгәртелде – хәб. иск.) кесә телефонына әдәпсез, оятсыз тәкъдимнәр белән шалтыратулар килә башлагач, ул моны кемнеңдер тупас шаяртуы дип кабул итә. Әмма мөрәҗәгатьләр гаять күбәеп киткәч, хезмәттәшләре һәм күршеләре кырын карый башлагач, аның шик-шөбһәләре арта.


Юкка булмый бу. Берьюлы берничә җәмәгать челтәрендә аның... җенси хезмәтләр тәкъдим иткән сәхифәләре пәйда булуы ачыклана. Шунда ук аның кесә телефоны номеры һәм теләгән һәркемгә анык бәягә күрсәтеләчәк әзер шундый хезмәтләр исемлеге тасвирлана.

Рената ике ел дәвамында (!) сәхифә администраторы аша бу битләрне алып ташларга маташа, әмма тиздән алар урынына яңалары пәйда була. Аның нинди хисләр кичерүен барыгыз да аңлыйсыздыр. Өстәвенә, ханым җәмәгать оешмасында эшли. Укытучы, ир хатыны, ике бала анасы кешеләр алдында башын горур күтәреп йөри. Әмма күңелендә ниләр барын үзе генә белә! Кемдер аның намусын каралтырга, дәрәҗәсен төшерергә тырышуын бар кешегә дә аңлатып бирә алмыйсың бит. Ахырда Рената хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итә.

Алар билгеле бер максатта Ренатаны кыерсыткан кешене эзләп таба. Бу кеше аның элекке укучысы һәм күпфатирлы йорттагы күршесе Сания икәне мәгълүм булгач, бар халык шакката. Укытучысына карата тискәре мөнәсәбәтен ул Ренатаның сабый баласының бик каты шаулавы һәм аларга ял итәргә комачаулавы белән аңлата.

РФ Җинаятьләр кодексының 128нче маддәсе (“Яла ягу”) буенча җинаять эше кузгатылгач, Сания Ренатадан гафу үтенә. Рената аны кабул итә. Әмма җинаять эшен туктатудан баш тарта. Киресенчә – судтан Санияга кырыс закон таләпләре буенча җәза бирүне үтенә.

Адвокатлар эшкә лингвистика белгечләрен җәлеп итә хәтта. Алар Сания тарафыннан Ренатаның ялган сәхифәсендә кулланылган термин һәм эпитетларны дөрес итеп аңлатырга тиеш була. Чөнки “җиңел холыклы хатын” гыйбарәсен җиңел аралашучы кеше дип тә аңларга мөмкин. Шуның өчен кешене җәзага җәлеп итәргә ярыймы соң? Әмма лингвистлар сүзендә нык тора: интернет-сәхифәләрдәге барлык язмалар да мәсхәрә-мыскыллауга корылган.

Сания судта да тәртибен үзгәртми. Гаебен таныса да, бу әдәпсез кылыгын Ренатаның фатирында даими шау-шу булуы, үзенең дә, авыру әтисенең дә йоклый алмавы белән аңлата. Берничә тапкыр полиция, прокуратура һәм хакимияткә мөрәҗәгать иткән, әмма алар тарафыннан бернинди дә чара күрелмәгән янәсе. Һәм ул күршесен үз көче һәм мөмкинлекләренә карап җәзаларга карар иткән.

Суд утырышы барышын-да Сания янә Ренатадан гафу үтенә һәм аңа матди зыянны һәм адвокат хезмәтләрен каплату өчен ике мең сум акча тәкъдим итә. Әмма Ренатаның судка шаһитлар сыйфатында чакырылган хезмәттәшләре дә, студентлары да моның белән килешми. Аларның сүзләренә караганда, Сания аларның хезмәттәше һәм укытучыларын эзәрлекләгән ике ел дәвамында Рената даими күңел төшенкелеге кичергән. Димәк, гаепле лаек җәзасын алырга тиеш.

Нәтиҗәдә суд гаепләнүченең гаебен дәлилләде. Һәм аны Ренатага матди зыян һәм адвокат хезмәтләре өчен 10 мең сум акча түләргә мәҗбүр итте.

Бу күп акча түгел, әлбәттә. Әмма сүз матди файда турында бармый. Эшнең асылы шунда, бу юлы гаепле кешене табып, җәза бирә алганнар. Ул җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән. Бу исә гомерлек тап һәм гражданлык хокуклары чикләнү.