Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 гыйнвар 2019, 21:54

Келәмдә – Бразилия спортчылары

Грэпплинг ярышларында 55 комплект медаль уйнатылды

Грэпплинг ярышларында 55 комплект медаль уйнатылды
“Туймазы-Арена” боз сараеның спорт залында алма төшәрлек тә урын юк иде, чөнки декабрь азагында грэпплинг буенча узган халыкара турнирга Бразилия, Каза­гыстан, Чечнядан, Чиләбе өлкәсеннән, Башкортстан һәм Татарстаннан спорт­чылар җыелды. 14 коман­да исәбендә өлкән һәм тәҗрибәле көрәшчеләр генә түгел, 5 яшьлек ма­лайлар да алышты. Туй­мазы данын “Самурай” спорт клубының йөзләгән спортчысы яклады.
Залга мускуллары уйнап тор­ган таза бәдәнле ике спортчы килеп кергәч, җанатарлар ачылган авызларын да ябар­га онытты. Бразилиялеләр Серджио Соуза һәм Тиаго Морейро Чиләбенең бер спорт клубында тренер булып эшли. Икесе дә – гамәлдәге спортчы. Туймазыда алар биш алыш үткәрде.
Турнир йомгаклары бу­енча командалар арасында беренче урынны “Саму­рай” спорт клубы яулады. Алар төрле дәрәҗәдәге 72 медальгә лаек булды. Безнең спортчыларны Ан­дрей һәм Василий Черных, Рәмзил Рәхмәтуллин, Айдар Бәйрәмбаев, Никита Шуля­тьев күнектерә.
Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: