Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2018, 12:08

Боря–Барый кушаматлы кабан

Экофермер фикеренә караганда, кабан – акыллы һәм гаять чиста хайван

Экофермер фикеренә караганда, кабан – акыллы һәм гаять чиста хайван


Каран-Бишендедә гомер итүче Гүзәл Панова байтак еллар хуҗалыгында Вьетнам дуңгызлары үрчетә, шуңа күрә алар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белә ул.


– Дуңгызның шапшаклыгы турындагы сүзләр – уйдырма. Әлбәттә, кешеләр аларны тар утарга япса, дуңгызның пычранмый чарасы юк. Дуңгызлар аз хәрәкәтләнә дигәне дә буш сүз. Бервакыт кимендә 120 килограмм авырлыктагы ана дуңгызның утардан сикереп чыгып качуын һәм аны 12 кеше куып тота алмавын үз күзләрем белән күрдем. Мыркылдыклар кешедән тизрәк йөгерә.

Хуҗалыгыбызда 10 ел элек барлыкка килгән «вьетнамка»ларга килгәндә – алар акыллы һәм кызыксынучан. Аларны күнектерәләр һәм йортта маэмай урынына тоталар. Ике атналык дуңгыз балалары әниләре тавышына йөгереп килә. Ана дуңгызлар имезгәндә балалары белән «сөйләшә». Бу аваз гадәти мыркылдаудан аерыла. Бер мәкаләдән укып шуны белдем, «вьетнамкалар» тавышлары белән кимендә утыз тойгыны: ләззәт, ачулану, курку, дустанә мөнәсәбәт, хәтта ризык сыйфатына кагылышлы ризасызлык тойгысын да белдерә ала икән.

Күнексеннәр өчен, тер-лекләребезне көненә ике тапкыр билгеле бер вакытта ашатабыз. Ризык бирүне ярты сәгатькә булса да тоткарласак, «вьетнамка»лар дәгъва белдереп, мыркылдый башлый. Шунысы кызык, улакка ашамлыкны тутырып салабыз, алар исә башта иң тәмлесен сайлап ашый, соңыннан калганына керешә.

Ашату – терлекнең сәламәтлеген, көрәюен, һәм, күз алдына китерегез, кәефләрен дә билгеләүче төп дәлил. Шикәрсез, глюкозасыз (кабак, алма череге, чөгендер һәм башкалар) бер төрле генә азык «вьетнамка»ларны усаллаштыра, аслары каты булу чиргә сабыштыра.

Дуңгызны талымсыз дип булмый. Безнекеләр, мәсәлән, кишер, ташкабак, тозлы кыяр яратмый. Ачыган ашлар яисә пешмәгән, ачы җиләк-җимеш тә улакта шул килеш кала. Ә менә алмага, кабакка, бодайга мөкиббән алар. Ризыклары асылда үлән һәм бакчада үстерелгән яшелчәдән гыйбарәт.

Бу хайваннар шулкадәр мөлаем, аларга тиз ияләшәсең. Шуңа да дуңгызларыбызга исем бирмибез. Ата дуңгыз Боря-Барый өчен генә бу кагыйдәдән тайпылдык.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: