Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2018, 10:47

Балкып торсын!

Гамәли-сәнгать төрендә һәм яктырткычлар белән иң зәвыклы бизәлгән биләмәләрне ачыклау бәйгесе төгәлләнде

Гамәли-сәнгать төрендә һәм яктырткычлар белән иң зәвыклы бизәлгән биләмәләрне ачыклау бәйгесе төгәлләнде


Районның зур авыл биләмәләре арасында Төп бүләкне Серафимовка яулады, беренче урында – Собханкул, икенче – Кандра, өченче урында – Түбән Троицкий. Кечерәк авыллар арасында беренче урында – Кәкребаш авылы халкы, икенче – Николаевка, өченче урында Алексеевка һәм Илчембәт авыллары.

Сәнәгать, торак-үткәргечләр хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар арасында муни-ципалитет-район Хакимияте дипломына лаек булдылар: “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “Катыргы-кәгазь комбинаты”, “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе”, “Туймазытехуглерод” җәмгыятьләре, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең Туймазыдагы филиалы, Туймазы үзәк район хастаханәсе.

Шәһәр бәйгесендә төрле бүлекләрдә бүләкләнделәр: “Иң күркәм Яңа ел чыршысы” – “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте, Туймазы үзәк район хастаханәсе, “Иң күркәм күпфатирлы йорт ихатасы” – Чулпан-2 төбәге, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте идарәче компаниясе, “Күпфатирлы йортның алгы ягын иң күркәм бизәүче” – “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте, “Иң күркәм шәхси йорт ихатасы” – Островский урамындагы 96нчы йорт, “Иң күркәм сәнәгать предприятиесе объекты һәм биләмәсе” – “Туймазытехуглерод” җәмгыяте, “Иң күркәм сәүдә челтәре объекты һәм биләмәсе” – “Аструм” сәүдә үзәге, “Иң күркәм җәмәгать тармагы объекты һәм биләмәсе” – Балалар (үсмерләр) иҗат йорты һәм “Башинформсвязь” җәмгыяте.


Читайте нас: