Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 декабрь 2018, 18:06

10 минутта – 10 алыш

Бөтенрусия карате турниры алдыннан спортчылар марафон үткәрде

Бөтенрусия карате турниры алдыннан спортчылар марафон үткәрде


Үткән шимбәдә “Туймазы-Арена” спорт залына килгән туймазылылар гадәттән тыш күренеш – кёкусинкай каратечыларының алыш марафоны шаһитына әверелде. Ул бөтенрусия карате-кёкусинкай турниры кысаларында үтте, анда кимендә 500 спортчы җыелды.


Яшь буенча төркемнәргә бүленеп, бер-берсенә кара-каршы басып, алар көндәшләре белән берьюлы алышты. Бер минуттан алыш туктатылды. Бер секунд тәнәфес һәм икенче алыш башланды, бу юлы яңа көндәшләре белән. 10 минут эчендә һәр катнашучы ун очрашу үткәрде. Кара янган-күгәргән урыннар, җимерелгән борыннар да булды, әмма сынауны көрәшчеләрнең барысы да үтте. Алар арасында дүрт яшьлек кызлар һәм малайлар да бар иде.

– Алыш марафонын беренче генә тапкыр үткәрмибез, – диде “Кайман” карате-кёкусинкай мәктәбе тренеры Руслан Хәбибуллин. – Бу балаларны арытабан шөгыльләнүгә чәмләндерә, чөнки катнашучылар барысы да бүләкләнә. Яшь спортчыларга көндәше алдында каушау, курку хисен җиңәргә дә ярдәм итә бу чара. Чөнки биредә берничә кеше белән алышасың.

Марафон – яңа көрәшчеләр өчен чирканчык алу гына түгел, чыдамлылыкка сынау да ул, чөнки гадәттәге алыштан өч тапкыр озаграк дәвам итә.

Марафоннан соң берьюлы дүрт келәмдә алышлар башланды. Ярышларда Туймазы командасы иң ишлесе иде. Үз төркемнәрендә алдынгы исеменә 200ләп каратечы дәгъва итте. Алар 37 алтын, 17 көмеш, 13 бронза медаль яулады.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: