Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 декабрь 2018, 12:08

Гомер игелек кылу өчен бирелгән

Мәскәүдә тәмамланып килүче Ирекле ярдәмче елына багышланган чаралар үтте

Мәскәүдә тәмамланып килүче Ирекле ярдәмче елына багышланган чаралар үтте


Анда Туймазы районыннан биш вәкил катнашты. Алар быел барысы да мөһим җәмәгать чараларын тормышка ашыру өлкәсендә уңышка иреште.


Мәсәлән, медицина университеты студенты Илмира Юсаева медиаөлкәдә ирекле ярдәмчеләрне укытуга юнәлтелгән проектын тормышка ашыру өчен 150 мең сум күләмендә грант отты. Илмира шулай ук башкалада үткән “Волонтёр-2018” бәйгесенең “Алдынгы медиаволонтёр” бүлегендә җиңүче булды.

Юлия Рибенчук үзенең “Чиксез ирекле ярдәмче” проекты белән уңыш казанды. Педагогия колледжын тәмамлаган бу кызның портреты ВДНХда урнаштырылган бер баннерны бизәде.

Ирекле ярдәмчеләрнең Мәскәү җыенында катнашучылар исәбендә Реналь Хәбиров һәм Бөтенрусия “Русиянең ирекле ярдәмчесе” бәйгесенең финал өлешендә “Гомер игелек кылу өчен бирелгән” проекты белән дүртенче урын яулаган Валерия Воробьева да бар иде.

Туймазы вәкилләрен район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы мөдире Альберт Хәсәнов җитәкләде.

Альберт Борисович өчен бу ел шулай ук үзенчәлекле булды: республиканың “Башкортстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтенең алдынгы хезмәткәре” бәйгесендә җиңеп, ул тармакның өметле хезмәткәрләрен ачыклау, үстерү һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән Бөтенрусия бәйгесендә катнашты.

Бәйге финалында Русиянең 28 төбәгеннән 40 кеше катнашты. Бәйгечеләргә төрле сынаулар үтәргә тәкъдим ителде, Туймазы яшьләре җитәкчесе аларны лаек башкарып чыкты. Танышу өлешендә Альберт Борисович хәтта үзе язган шигырьне укыды һәм, эшен тасвирлап, рэп такмаклады. Аннары бәйге финалчылары тест үтте, яшьләр сәясәте тармагында тормышка ашырылган авторлык программаларын тәкъдим итте. Барлык сынау йомгаклары буенча Альберт Хәсәнов дәүләт яшьләр сәясәтенең алдынгы биш хезмәткәре исәбенә керде.


Читайте нас: