Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 декабрь 2018, 13:39

“Олимпиец” җылыначак

Спорт комплексының алгы ягын сиплиләр һәм тәрәзәләрен алмаштыралар

Спорт комплексының алгы ягын сиплиләр һәм тәрәзәләрен алмаштыралар
Ике ай элек төп эш башкаручы – Уфаның “Энергия” холдинг компаниясе “Олимпиец”ның алгы ягын җентекле ремонтлауга кереште. Иске йөзләү катламы салдырылганнан соң стенаны тышкы яктан минераль мамык белән җылыта башладылар. Аннары бинаның алгы ягын заманча чимал белән йөзләячәкләр.

Спорт комплексы директоры Ирек Каюмов сүзләренә караганда, озакламый тәрәзәләрне, витражларны пластикка алмаштырачаклар. Җентекле ремонттан соң тышкы ягы үзгәрү өстенә, бина җылыначак та димәк.

Спорт корылмасын ремонтлауга акча республика бюджетыннан бүленгән.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: