Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 декабрь 2018, 13:22

Коябызмы әкиятне боздан?..

Яңа ел шәһәрчеген карарга килгән кешеләрне төрле сөенче-бүләк көтә

Яңа ел шәһәрчеген карарга килгән кешеләрне төрле сөенче-бүләк көтә

Быел республикада беренче тапкыр иң зәвыклы Яңа ел шәһәрчеге бәйгесе игълан ителде, анда җиңүче 500 мең сумга ия булачак.


Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең берсе – көннән-көн күркәмләнгән Туймазы боз шәһәрчеге. Бәйрәм утлары, чагу сыннар, атынгыч-таганнар бөтен шәһәр бала-чагасын үзенә әйди. Малайлар һәм кызлар боздан һәм агачтан ясалган таучыклардан шуа. Бигрәк тә зур йорт рәвешендәгесе җәлеп итә аларны. Шәһәрчек үзәгендә исә – очында йолдыз балкыган биек чыршы. Ул уенчыклар, ут-диодлы гирляндалар һәм кар бөртекләре белән бизәлгән. Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, быел иң күп боз сыннары коелачак – 50ләп булачак.

Озакламый лазер проекторлары барлыкка киләчәк. Бу манзараны кимендә өч мең пиксель лампа белән яктыртылган “Яңа ел белән!” язуы бизәячәк.

Шәһәрчек әйләнәсе буенча яктыртылган шар, лабиринт һәм боз сарае рәвешендә биш металл кыса урнашытырылган. Бозда шуучылар өчен мәйданда ук шугалак катырачаклар, аның янында эссе чәй һәм камыр ризыклары сату оештырылачак.

Фотога төшүчеләр өчен төньяк боланнары җигелгән чана урнаштырылган.

Ниһаять, нәниләр өчен Көлбикә каретасы рәвешендә кечкенә йорт, автобус һәм машиналар урнаштырылган аерым мәйданчык барлыкка килгән. Бәләкәчләрнең үз таучыклары булачак.

Әкият шәһәрчеген муниципалитет предприятиеләре һәм оешмалары ярдәмендә шәһәр биләмәсе хакимияте төзетә.

Анфиса АИТОВА.

Зилә Абдуллина фотолары.
Читайте нас: