Туймазы хәбәрләре
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 декабрь 2018, 15:48

Кечкенә цехтан – зур фабрикага

“Риапласт” җәмгыяте чит ил базарын чәмле яулый

“Риапласт” җәмгыяте чит ил базарын чәмле яулый

Сигез ел элек Төмәнәк авылының буш торган казанлыгында беренче биш тегү машинасы барлыкка килә. “Риапласт” җәмгыяте шуларда төрле йөкләр өчен йомшак капчык-контейнерлар тегүне оештыра. Күптән түгел биредә 1500 квадрат метр мәйданлы ике катлы яңа корпус төзелешен төгәлләгәннәр. Хәбәрчебез яңа сәнәгатькә юл тотты.


Әйләнештәге акча һәм яшьләр җитми

Асылда, чагыштырмача кыска вакыт эчендә кечкенә цех тоташ алганда 3500 квадрат метрлы фабрикага әверелгән. Соңгы күләмле җиһазлар исәбендә – полипропилен җиңсәләр җитештерү буенча заманча линия, соңыннан аңардан таралып-сибелеп торган азык-төлек һәм чимал өчен капчыклар җитештерелә.

– Элек әлеге җиңсә-чималны сатып ала идек, бу сәнәгатьнең үзкыйммәтен киметүне чикләде, – дип сөйли “Риапласт” җәмгыяте директоры Ринат Шәйдуллин. – Линия, өр-яңа куәтле экструдер, тугыз туку, 35 тегү машинасы безгә тулы җитештерү циклына күчү, эчке һәм тышкы базарда көндәшлекне арттыру мөмкинлеге бирде. Бүген барлык кон-тейнерларыбызның 15 проценты БДБ илләренә озатыла.

– Шәһәребездә берничә шундый предприятие ябылды. Сезнең уңыш сере нәрсәдә?

– Кәсеп планыннан тайпылмаска, хезмәттәшлекне, логистика чылбырын дөрес оештырырга тырышабыз. Зур тонна сыйдырышлы-күләмле капчыкларга ихтыяҗ булу да әһәмиятле. Без җеп җитештерүдән башлап, контейнерларга баулар тегүгә кадәр сыйфатны күздә тоту системасын җайга салалдык. Нәтиҗәдә БДБ илләрендәге күләмле капчыклар базарында предприятиенең яхшы даны таралды.

Нәкъ шушы эшебез уңышка китерде дип, бер өлешне генә аерып күрсәтә алмыйбыз. Мондый кәсеп – күпбаскычлы система, ул үзара бәйләнгән карарлардан тора. Мәсәлән, җиңсәләр сатып алудан баш тарткач, чималны янга калдыру мөмкинлегенә ия булдык, сәнәгать күләмен арттырдык, димәк, табыш та артты. Әгәр 2017 елда предприятие 239 миллион сумлык капчык җитештерсә, быел – 300 миллион сумлык, 2019 елга исә 800 миллион сумлык продукция сату күздә тотыла.

Әмма кыенлыклар да бар: әйләнештәге акча кытлыгы бу. Әле күптән түгел бер банк безгә кредитны хуплады. Предприятие хуҗаларының барлык шәхси милке, төп чаралар залогка салынды. Без әле еллык процент өстәмәсе күпме булачагын белмибез. Үсеш юлына баскан предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасына кертү зарурлыгы турында күптәннән сүз йөри. Әмма олау урыныннан кузгалмый.

– Алмаш мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Тукучылар һәм тегүчеләр өчен кулай эш тәртибе керттек: алар ике көн эшли, ике көн ял итә. Туймазыдан вахта йөри. Моннан тыш, эшкә яңа килүчеләргә өйрәнчек акчасы (бер айга 15 мең сум) түләнә, ике көнкүреш бүлмәсе җиһазладык. Бүген эшчеләребезнең уртача хезмәт хакы бер айга 26 мең сум чамасы. Бу чик түгел, эш башыннан түләнгән тариф буенча ул бер айга 40 мең сумгача җитә ала.

Эштән китүчеләр бар. Эш тәҗрибәсе булмаган 18-25 яшьлекләр бу асылда. Күрәсең, кул эшенә, басылып эшләргә өйрәнмәгән, чәмләндерү җитми. Эштән китәр алдыннан күпләре ялыктырмый торган, кешеләр арасында булу мөмкинлеге биргән кызыклы эш турында хыяллануын белдерде. Әмма без һөнәр бирәбез, коллективта эшләргә өйрәтәбез, анда исә мәктәп тәмамлаучылар, пенсионерлар эшли.

Хәзер бездә 140 кеше хезмәт сала. Озакламый алты тегү машинасы алырга ниятлибез, димәк, безгә тагын 12 кеше таләп ителәчәк.


(Мәкаләне тулысынча "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: