Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 декабрь 2018, 16:11

«Бие, бие, Хәйбулла!»

Районда заман һәм халык биюләре уңышлы үсеш алды

Районда заман һәм халык биюләре уңышлы үсеш алды


Халык биюләре буенча Русия чемпионаты кысаларында Түбән Новгородта Федерациянең Идел буе округы кубогы үтте. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 16 коллектив исәбендә Туймазы “Сәфәре” дә катнашты. Үрнәк хореография ансамбле башкорт халкының “Мирас” һәм “Казаклар әпипәсе” биюләрен башкарды. Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар җитәкчелегендәге коллектив беренче дәрәҗә лауреаты булды һәм чемпионатның финал өлешенә юллама белән бүләкләнде. Ул киләсе елда гыйнварда Мәскәүдә үтәчәк.

“Fox” мәктәп-студиясе тәрбияләнүчеләре Уфада үткән бөтенрусия заманча биюләр чемпионатыннан дүрт беренче урын алып кайтты. 300 катнашучы арасында Туймазы биючеләре (9-19 яшьлек) дүрт: “Хип-хоп”, “Тематика”, “Эстрада”, “Фолк” юнәлешләрендә алдынгы булды.

Бер атна элек егет һәм кызлар Казаннан кайтты, анда заманча спорт биюләре фестивале үтте. Бу мәктәп тәрбияләнүчеләре (җитәкчесе Алинә Колобова) ике беренче һәм ике икенче урын яулады.
Читайте нас: