Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 декабрь 2018, 14:07

Күңелем моңнары, йөрәгем хисләре...

Әнәс Сафуановның юбилее уңаеннан

Әнәс Сафуановның юбилее уңаеннан

Әнәс Сафуановның иҗаты гәзит укучыларыбызның күбесенә таныш. Күпне күргән, күпне кичергән Әнәс абый унҗиде китап авторы. Бу басмаларда аның хикәяләре, пьесалары, мәсәл һәм шигырләре, якташларына багышланган мәкалә һәм язмалары тупланган. Сафуановның әсәрләре матбугат битләрендә дә дөнья күрә.

Әнәс Мөсәгыйть улы Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Туган авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә җиңүче дә әле.

5нче китапханәдә оештырылган очрашуда бәйрәм сәбәпчесе балаларны китаплары белән таныштырды, балачагы турында бәян итте. Укучылар Әнәс Сафуанов алып килгән чабаталарны, борынгы уенчыкларны кызыксынып карады. “Рухият” татар фольклор берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (җитәк-чесе Әминә Вахитова) авторның шигырьләрен укыды.

Әнәс Мөсәгыйть улы соңгы елларда шәҗәрәләр төзү өстендә эшли. Бүген аның нәселдәшләренең 35 шәҗәрәсе әзер. Иң тирән тамырлысы 11-12 буынга кадәр «төшкән». Әлеге вакытта Русия һәм чит илләрдә яшәүче туганнары – кимендә 2 мең кешене берләштергән шәҗәрәләр альбомы әзерләнә. Бу хакта автор күптән түгел Туймазы шәһәренең 4нче китапханәсендә үткән “Авыл тарихы – халкым язмышы” һәм балалар өчен язылган “Кем күпме яши?” китаплары белән танышу чарасында сөйләп үтте. Егетләргә хас җитезлегенең серен дә ачты: тик тормаска, эш белән шөгыльләнергә кирәк.

Гүзәл Шәмсуллина, Туймазы 5нче китапханәсе.
Гөлфия Хафизова, Туймазы үзәк китапханәсе.


Читайте нас: