Бәйгедә туймазылылар да катнаша ала
“Русиянең бөек исемнәре” бәйгесе тәмамлана – аэропортларга танылган якташларыбыз исемен бирүгә багышланган проект бу.
Уфа халыкара аэропортына исем бирү бәйгесе финалына өч дәгъвачы – каһарман очучы Муса Гәрәев, шагыйрь һәм язучы Мостай Кәрим, милли батырыбыз Салават Юлаев чыкты.
Бәйге сәхифәсендә, җәмәгать челтәрләрендә, шулай ук “ашыгыч элемтә” (8-800-707-93-17) телефоны буенча 30 ноябрьгә кадәр тавыш бирергә була.
Туймазылылар шулай ук анкета тутырала, аны “Аструм” сәүдә үзәге янында көн саен 12.00-16.00 сәгатьләрдә ирекле ярдәмчеләр тарата. Бүген шәһәр халкы өч меңләп анкета тутырган.