Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2018, 13:48

Тукай суҗыйгычы ремонтланачак

Аны яңарту өчен акчаның бер өлеше – 8,5 млн сум бүленгән

Аны яңарту өчен акчаның бер өлеше – 8,5 млн сум бүленгән


Үткән ялларда районга БР торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча үтәүче Михаил Киреев килеп китте. Республика буенча сәфәренең максаты – торак-үткәргечләр хуҗалыгында хәл итү өчен аның карамагындагы оешмадан финанс ярдәме таләп ителгән тәү чираттагы мәшәкать-бурычларны билгеләү.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән бергә ул Бишенде һәм Тукай суҗыйгычларын күздән кичерде – башка торак үзәкләре белән беррәттән Гафуров, Иске Туймазы, Кандра һәм Серафимовка авылларын су белән тәэмин итә алар. Бу объектларга беренче чиратта яңарту һәм җентекле ремонт таләп ителә. Әлеге эш өчен байтак акча кирәк. Тукай суҗыйгычын ремонтлау өчен генә дә кимендә 140 млн сум. Беренче 8,5 млн сум килгән инде. Бу акчага озакламый суүткәргечнең иң тузган өлешен ремонтлый башлаячаклар.

Оешма башлыгы “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында ихата һәм җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү барышын, төбәк җентекле ремонт программасы буенча күпкатлы йортларны сипләү эшләрен һәм үзгәртеп корылган 7нче казанлыкны карады.
Читайте нас: