Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2018, 17:32

Тамагың тук булса – күңелең көр

Районда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Районда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте


Мондый ярминкәләр елның-елында туймазылылар арасында танылу яулый. Берәүләр өчен бу кышка яшелчәләр хәстәрләү мөмкинлеге, бәгъзеләре, үз бакчасында үстереп, артканын сатып, файда күрә. Крестьян-фермер хуҗалыклары исә үз товарын сата ала.


Узган якшәмбедә быелгы 21нче ярминкә узды. Анда ризык төрлесеннән тәкъдим ителде. Биредә кәбестә, кишер, бәрәңге, тазә балык, икмәк-күмәч һәм тәм-том, бал, сөт һәм башка сый-нигъмәт сатып алырга мөмкин иде. Әмма халыкның күбесе ит ризык-лары тезелгән киштәләр янына агылды.

Туймазыдан Вәлиәх-мәтовлар гаиләсе сатуга дүрт килограммлы казлар чыгарган. Лияна белән Ранис алты ел инде күпләп кош-корт һәм сыер малы асрый.

– Казларны сатуга чыгару өчен көннәр суытканны көттек – алар бездә 500 баш. Бер өлешен даими клиентларыбыз сатып алды, калганын ярминкәгә алып килдек, – ди Вәлиәхмәтовлар.

Октябрь мәйданында туктаган йөк машинасыннан кош-корт каңгылдавы ишетелә. Чулпан төбәгеннән Артём Морозов ярминкәгә тере казлар алып килгән. Алар гаиләсендә Артём үзе дә, хатыны Алинә дә, әбисе Венера Мөхәррәм кызы да кошчылык белән шөгыльләнә. Кошчы ихатасында җитештерелгән продукциянең шактый өлеше нәкъ көзге яр-минкәләрдә сатылуын яшермәде.

Якшәмбе, 11 ноябрьдә ярминкәләр Собханкулда һәм Түбән Троицкийда үтәчәк.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: