Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 октябрь 2018, 11:55

Без — алдынгылар исәбендә

Бөтенрусия һөнәр бәйгеләрендә җиңделәр

Бөтенрусия һөнәр бәйгеләрендә җиңделәр


Шушы көннәрдә Беренче Бөтенрусия “Русиянең алдынгы биш милли басмасы” бәйгесенә йомгак ясалды, анда Русия Федерациясенең 19 төбәгеннән 69 гәзит һәм журнал катнашты.

Русия халыклары телләрендә нәшер ителүче киң мәгълүмат чаралары бәйгесе биш бүлектә үтте: “Алдынгы район (муниципалитет) гәзите”, “Алдынгы гәзит”, “Алдынгы журнал”, “Алдынгы балалар басмасы”, “Алдынгы әдәби-сәнгать басмасы (журнал, альманах, гәзит)” бу.

Район гәзитенең тәрҗемә бүлеге басмага әзерләгән татар телендәге “Туймазы хәбәрләре” гәзите дә, бу бәйгедә катнашып, алдынгы район (муниципалитет) гәзите бүлегендә җиңүче дип танылды.

Әйтергә кирәк, Айгөл Әхмәтҗанова җитәкләгән тәрҗемә бүлеге бу дәрәҗәле исемгә 30 сентябрьдә билгеләнүче Халыкара тәрҗемәче көне алдыннан лаек булды. Быел халык-ара бәйрәм “Тәрҗемә: үзгәрешләр дәверендә мәдәни мирасны үстерүгә ярдәм итү” өндәмәсе астында үтте.

***

“Туймазы хәбәрләре” корреспонденты Диана Насыйбуллина Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Бөтенрусия “Минем җирем – Русия” авыл тормышына багышланган мәгариф-агарту проектлары бәйгесендә бүләкләнде. Аның “Авылда тәртипсез яшәп булмый, күңелсезлек биләячәк” проекты “Замандаш авыл хатыны портреты” бүлегендә икенче урын яулады.
Читайте нас: