Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2018, 12:03

Кайчан кайнар су бирәчәкләр?

“Без көтәргә әзер. Әмма вакытын төгәл әйтегез”, – ди халык

“Без көтәргә әзер. Әмма вакытын төгәл әйтегез”, – ди халык


“Җәй көне урам үткәр-гечләренә җентекле ремонт үткәрелү сәбәпле, безнең йортларга кайнар су бирү туктатылды. Аны 13 сентябрьдә бирәчәкләр диелгән иде, су һаман юк. Сәбәбе нәрсәдә? Комаров урамындагы 16, 18, 20нче йортларда яшәүчеләр”.

Район Хакимияте башлыгының торак-үт-кәргечләр хуҗалыгы башлыгы урынбасары Булат ХӘЛИУЛЛИН җавап бирә:

– Быел республиканың анык инвестиция программасы кысаларында шәһәрнең Комаров урамындагы “Апельсин” кибетеннән Пенсия фондына кадәр тузган җылылык тәэминаты системаларын алыштыруга моңа кадәр күрелмәгән күләмдә акча – 60 миллион сум бүленде. Чимал кайтару җәһәтеннән тоткарлыклар булды, әмма бүген эш төгәлләнүгә таба бара.

Вакытка сыю өчен, эш урынында көн саен киңәшмә үткәрелә, бу агымдагы мәсьәләләрне тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә.

Шушы биләмәдә урнашкан күпфатирлы йортларга, мәктәпкә һәм ике балалар бакчасына кайнар су озакламый биреләчәк.


Читайте нас: