Туймазы агрономы үз тәҗрибәсендә супер-элита орлыгына өстенлек бирү үзен бермә-бер аклавын раслаган
Игенчеләрнең мәшәкать-авырлыкларын санап китсәң, кул бармаклары җитмәячәк. Ләкин бер үк күләмдәге техника һәм сөренте җирләргә ия кайбер хуҗалыкларда уңдырышлылык чак 18-19 центнерга җитә, башкалары исә 1 гектардан 40-50шәр центнер ала хәтта. Моңа ничек ирешүе турында тәҗрибәле агроном Мөхәмәтгәрәй Батыров бәян итә.
Әле күптән түгел “Уңыш” крестьян хуҗалыгын җитәкләгән бу кеше дилбегәне улы Илдуска ышанып тапшырган. Үзе исә хуҗалыкта киңәшче-агроном, сатучы-озатучы вазифаларын башкара.
– Бездә бөртеклеләр сөренте җирләрнең 290 гектарын били, тагын 50ләп гектар бәрәңге чәчәбез, – дип сөйли Мөхәмәтгәрәй Миңнегәрәй улы. – 27 гектарда җиде тонна “Саша” супер-элита сорты арпасы чәчтек, ул безгә 224 мең сумга төште. Кыйммәтме? Аның каравы, 105 тонна сыйфатлы ашлык җыеп алдык, уңдырышлылык бер гектардан 50 центнер тәшкил итте. Гади орлык чәчкән булсак, икеләтә азрак булыр иде. Ул гына да түгел, без үзебезне 2-3 елга сыйфатлы орлык белән тәэмин иттек.
– Ягъни элита орлыгы булган һәр хуҗалык шундый нәтиҗәгә исәп тотала инде?
– Әйе, әгәр гади кагый-дәләрне үтәсә. Атап әйткәндә, чәчүгә туфрак кимендә 15 градускача җылынгач төшсә. Ике атнадан чәчүлекләрне ашлау зарур, шытымнар күтәрелгәч, аларны гербицидлар белән эшкәртеп чыгарга кирәк. Үсемлекләрне янә азот һәм заманча “Нутривант” ашламасы белән тукландырабыз. Израиль һәм АКШ белгечләре тарафыннан уйлап табылган бу ашлама чәчүлекләрне яфрак-кыяк аша нәтиҗәле ашлауны тәэмин итә. Әйткәндәй, аның Русиядә җитештерелгән төрләре дә бар хәзер, чит илнекенә караганда икеләтә арзан.
– Бик җиңел булгач, нишләп башка хуҗалыклар сезнең тәҗрибәне кулланмый?
– Югары уңыш бирүче орлык һәм ашлама сатып алу өчен әйләнештәге акча җитми аларга. Хәтта көз көне ашлык бәяләре түбән булган вакытта да чыгымнар аклануын күпләр аңларга теләми. Былтыр 290 гектардан без 1000 тонна элиталы арпа һәм бодай җыеп алдык. Уңышның яртысын диярлек шундук Татарстанга һәм Ырымбур өлкәсенә саттык, калганын быел сатып бетердек. Сату-озату җәһәтеннән кыенлык булмады, чөнки бәяләр бер үк төрле булган килеш сатып алучы, гади ашлыкка караганда, һәрвакыт югары элитага өстенлек бирәчәк. Шуңа күрә табышсыз калмадык.
Моннан тыш, бәрәңге дә саллы табыш китерә. Монда да элита сортларына өстенлек бирәбез. Нәтиҗәдә былтыр 30 гектардан 752 тонна (бер гектардан 250 ц) тамыразык казып алдык.
Дөрес, югары сыйфатлы иген игүгә берьюлы гына күчү җиңел түгел: акча да, өстәмә күнекмә һәм белем дә кирәк. Әмма беренче уңышны алып караганнан соң, элеккечә эшләргә теләмәячәксез. Өстәвенә, шуны аңлау зарур: ашлык гел арзан булмаячак. Уңышыз елларда биржада хаклар арта. Бу очракта супер-элита чәчкән хуҗалыклар отачак, – дип ассызыклады Мөхәмәтгәрәй Батыров.