Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 сентябрь 2018, 13:56

Беслан онытылмый!

Террорчылык корбаннары истәлегенә районда җәмәгать чаралары үтәчәк

Террорчылык корбаннары истәлегенә районда җәмәгать чаралары үтәчәк
2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәре 1нче мәктәбендә уку елы башлануга багышланган тантаналы чара вакытында террорчылар кешеләрне әсирлеккә алды. Ике көн ярым дәвамында алар миналанган бинада 1128 баланы, аларның ата-аналарын һәм мәктәп хезмәткәрләрен ризыксыз һәм сусыз тотты. Террорчылык гамәле нәтиҗәсендә 333 кеше һәлак булды, кимендә 800 кеше җәрәхәтләнде.

Бу фаҗигане хәтердән җуймау максатында 3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дип игълан ителде. Бу көнне бөтен илебездә матәм чаралары үтә. Безнең районда алар мәктәпләр һәм махсус урта ук йортларында узачак, 16.30 сәгатьтә шәһәр паркы амфитеатрында митинг булачак, һавага шарлар очырылачак.
Читайте нас: