Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 август 2018, 12:11

Чүптән түшәлгән... юл

Шушы төбәктә яшәүчеләр сәер ысул белән юлны «төзекләндерергә» тырышкан

Шушы төбәктә яшәүчеләр сәер ысул белән юлны «төзекләндерергә» тырышкан


Редакциягә Тынычлык урамында яшәүче туймазылылар янгын сүндерү техникасы үтеп йөри торган тыкрыкка кемнеңдер бер өем чүп түгеп китүе һәм шул рәвешле юлны ябуы турында хәбәр итте.

Хәбәрчебез шәһәр биләмәсенең муниципалитет торак инспекторы Әлфия Дивәева белән күрсәтелгән адрес буенча юл тотты. Чыннан да, зур булмаган тыкрыкны чүплеккә әйләндергәннәр: юл уртасында катыргы кисәге, рубероид, обой, пластик шешәләр, плинтус, кәгазь һәм целлофан капчыклар аунап ята.

Шаһитлардан сорашу барышында чүпне шушы тыкрыктан ерак түгел генә яшәүче туганнарының үтенече буенча бер яшь ир бушатуы ачыкланды. Имеш, алар өзлексез яңгыр һәм кар сулары юдырган юлны тигезләүне үтенгән, шуңа күрә төзелеш комы яисә вак таш анда һич артык булмас иде. Ләкин көтеп алган төзелеш чималы урынына чүп китереп бушатканнар.

Гәзитне басмага әзерләгән вакытта безгә чүпне төяп алып китүләре турында хәбәр иттеләр.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: