Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2018, 12:19

Чапаев дивизиясе алышкан төбәкләр буйлап

Автоузышта катнашучылар бер көндә кимендә 200 километр юл үтте

Автоузышта катнашучылар бер көндә кимендә 200 километр юл үтте


Район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы, “Бердәм Русия” партиясе тарафдарларының төбәк советы һәм Хәтмулла Солтанов ис. эзтабарлар берләшмәсе икенче ел инде автоузышта катнаша, алар Гражданнар сугышы чорында каты сугышлар барган авылларда була.

Шушы көннәрдә Туймазыдан кимендә 70 кеше Бәләбәйгә юл тотты. Алар исәбендә Х. Солтанов ис. эзтабарлар берләшмәсе, юнәлешле “Патриот” һәм “Яшь армияче” лагерьлары, Серафимовка махсус мәктәбе, Октябрьский шәһәре “Яшә, җир” эзтабарлар отряды тәрбияләнүчеләре, төбәк низаглары ветераннарының “Серпантин” җәмәгать оешмасы вәкилләре бар иде.

Николаевка авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм тыл эшчәннәре истәлегенә куелган һәйкәл янында җыелырга булдылар. Гражданнар сугышы чорында нәкъ шушы төбәкләр буйлап Чапаев дивизиясе үткән, ул Бәләбәй ягына хәрәкәт иткән. Дивизия командиры Василий Чапаевтан тыш, яугирләрне кызыл командирлар Сергей Лазо, Николай Щорс җитәкләгән. Бу хакта үсмерләргә туган як тарихын өйрәнүче Рим Гәрәев бәян итте.

Чарада катнашучылар Николаевкадан Константиновка авылына таба юл алды. Авыл читендә Тверь полкы яугирләренә һәйкәл куелган, анда 17 кызылармияченең җәсәде җирләнгән. Ватанга тугрылык клубы әгъзалары һәм эзтабарлар һәйкәл тирәсен тәртипкә китерде, аны чүп-чардан тазартты.

Туган якны өйрәнүчеләр фикере буенча, безнең районда шундый исемсез каберлекләр байтак. Мәсәлән, Кандрага кергән урында икмәк комбинаты төбәгендә бер гасыр чамасы элек, бер-берсенә үч итеп, кызылармияче һәм акгвардиячеләрне атканнар. Аларны төрле каберләргә җирләгәннәр. Бу каберлекләрнең урыны фаразлана гына, анда әлегә кадәр һәйкәлләр юк.

Чираттагы тукталыш Бәләбәйдә булды. Автоузышта катнашучылар сәнгать галереясында, шәһәрне акгвардиячеләрдән азат итүнең юбилей елына багышлап ачылган Чапаев исемендәге паркта, туганнар каберлегендә 31 кызылармияче җәсәде җирләнгән Дан паркында булды.

Бер көндә кимендә 200 километр юл үттеләр. Сәяхәт озайлы булуга карамастан, юл аларны бөтенләй йончытмады. Егетләр чәмләнеп аралашты, вакыйгалар белән кызыксынды, тәэссоратларын уртаклашты. Кече ватанында Гражданнар сугышы баруын күпләре белмәгән дә булган. Иң “белемлеләре” “Патриот” лагеренда тәрбияләнүчеләр булып чыкты: эзтабарлык эше белән шөгыльләнеп, алар берничә тапкыр шул чорга караган ядкәрләр тапкан.


Альберт ХӘСӘНОВ,
район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы мөдире.


Читайте нас: