Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2018, 16:40

Ирекле ярдәмчеләр өчен медиа-мәктәп ачылачак

Туймазы кызының проекты “iВолга-2018” яшьләр җыенында грантка лаек булган

Самара өлкәсендә федерациянең Идел буе округы яшьләренең “iВолга-2018” җыены төгәлләнде, анда 18-30 яшьлек кимендә 2000 кеше катнашты. Гадәттәгечә, җыенда катнашучыларның игътибар үзәгендә проект эшчәнлеге булды. Быел кимендә 1000 проект килгән, шуның 200ләбе сайлап алынган. Безнең республикадан тәкъдим ителгән сигез проект акчалата грантка лаек булган. Шуның берсе – туймазылы Илмира Юсаеваныкы.

Туймазы медицина колледжын тәмамлаган кыз укуын БДМУда дәвам итә, анда ирекле ярдәмчеләр үзәгенең матбугат сәркатибе була. Аның “Ирекле ярдәмчеләр медиа-мәктәбе” проектын яшьләр җыены жюрие лаек бәяли һәм 150 мең сум грант тапшыра.

– Ирекле ярдәмчеләр сафлары көннән-көн яшьләр белән тулылана. Әмма үз эшчәнлегең нәтиҗәләре турында сөйли белү зарур икәнен барысы да аңламый әле, – ди Илмира. – “Ирекле ярдәмчеләр медиа-мәктәбе” проектының асылы – яшь кешеләрне мәгълүмат тупларга, эшкәртергә, фотога, видеога төшерергә өйрәтү. Бу 150 мең сумга без оештыру техникасы, фотоаппарат, диктофоннар сатып алачакбыз. Безнең курсларны үткән яшьләр җәмәгать челтәрләрендә, киң мәгълүмат чараларында ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтен яктырта алачак.

Илмирадан тыш, “iВолга”да туймазылылар Эмиль Ряпусов белән Лиана Ягафәрова да катнашты. Туймазы юридик колледжын тәмамлаган Эмиль Ряпусовның җыенда тәкъдим иткән проекты нигезен мохтаҗ кешеләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча “Җәмәгать кабул итү бүлмәсе” эшчәнлеге тәшкил итә. Бәйгенең жюри әгъзалары эш төрен үзгәртергә һәм күчмә кабул итү оештырырга тәкъдим итте. Туймазы медицина колледжы студенты Лиана Ягафәрова укучыларны табиблар килгәнче ярдәм күрсәтергә өйрәткән проектын яклады.

– Грант алмасам да, җыенда катнашуыма һич үкенмим, – ди Лиана. – Без медиа вәкилләре һәм дәрәҗәле белгечләрдән консультация-ярдәм алу, дустанә һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлегенә ия булдык. Ун көн дәвамында байтак осталык дәресендә, тренингларда катнаштык, фикер уртаклаштык.

Бу яшьләр җыенын “мөмкинлекләр иле” дип атыйлар. Анда тугыз смена эшләде: “Хезмәт лигасы”, “Игелеклелек буыны”, “Патриот”, “Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт”, “Мәдәни БУМ”, “Медиадулкын”, “Син – эшкуар”, “Сәясәт”, “Фән һәм мәгариф” бу. Димәк, һәркем үз кызыксынуларына карап смена сайлады.

Әмма җыенның төп темасы ирекле ярдәмчелек иде. Аның кысаларында “ДоброФест” фестивале үтте, ул чарада катнашучыларның барысын да игелекле гамәлләр кылырга берләштерде. Шактый гына тәҗрибә туплаган ирекле ярдәмче буларак, миңа бик ошады бу.

Читайте нас: