Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 август 2018, 19:27

Ташчылар бригадиры

Теләсә кайсы төзелеш оешмасының уңышы оста һәм алдан күзаллап идарә итүгә генә түгел, тугры, үз эшен белгән эшчәннәргә дә бәйле.

Теләсә кайсы төзелеш оешмасының уңышы оста һәм алдан күзаллап идарә итүгә генә түгел, тугры, үз эшен белгән эшчәннәргә дә бәйле. “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенең ташчылар бригадиры Ринат Шәяхмәтов (фотода) предприятиегә 1990 елда килгән. Ташчы өйрәнчеге итеп алганнар аны.

– Ул вакытта Островский урамындагы 12нче йорт төзелә башлады, – дип сөйли Шәяхмәтов. – Заманы өчен чүпүткәргечле һәм лифтлы тугыз катлы йорт иң катлаулы һәм алдынгы объект буларак бәяләнде. Мастерокны ышанычлы тотсам да, бик нык дулкынландым. Эшли башлавыма бер ел да юк, шундый җаваплы эш йөкләттеләр. Остаз сыйфатында Рифкать Ибраһимовны беркеттеләр. Аның ярдәме белән кирпеч рәтләрен тоташтырырга, арматура белән эшләргә өйрәндем.

– Игътибарлылык, фидакарьлек – ташчының төп сыйфатлары. Безнең фирмада һәр ташчы бер сменада 600-800 кирпеч тезә. Артык киеренкелектән яңа гына эшкә килгәннәрнең эшкә ияләшкәнче иртәнге якта куллары калтырый, аннары өйрәнеп китәләр, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Эш җиңел түгел, әлбәттә, барысы да чыдамый.

Өч ел элек Ринат Рәшит улын ташчылар бригадиры итеп тәгаенләгәннәр. Анда – 15 кеше, яртысы яшьләр. Хәзер Шәяхмәтов – алар өчен үзе остаз. Аның кул астында һөнәр нечкәлекләренә төшенгән практикантларның берсе – Туймазы индустрия колледжы студенты Георгий Такашов күптән түгел республика һөнәр осталыгы бәйгесендә җиңүче булган. Остазы сүзләренә караганда, Георгийдан яхшы белгеч чыгачак. Әйткәндәй, “3нче төзелеш фирмасы”нда егетләрне әзерлексез һәм махсус белемсез дә алалар. Иң мөһиме – йортлар күтәрү теләге булсын.

Шәяхмәтов бригадасы Чулпан-2 төбәгендәге тугызкатлы дүрт йортны күтәрүдә эшләгән. Күптән түгел ул озак көтелгән балалар дәваханәсенең нигезе өчен арматура кысасын салган. Әле исә Югары Бишенде авыл клубын кирпеч белән тышлый.

Читайте нас: