Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2018, 17:26

Артистлар, сәяхәтчеләр, хыял канатларында гизүчеләр...

“Яшьлек” лагеренда җәйге смена тәмамланды

“Яшьлек” лагеренда җәйге смена тәмамланды

Уеннар, походлар, спорт ярышлары, хәлдән тайганчы бию. Шәһәрдән читтә урнашкан һәм ел әйләнәсенә эшләүче “Яшьлек” спорт-савыктыру мәгариф лагеренда балалар өчен шундый бай эчтәлекле җәй оештырганнар. Анда шушы көннәрдә икенче смена төгәлләнгән. Лагерь начальнигы урынбасары Лилия Әхтәмуллина хәбәр итүенчә, җәй дәвамында биредә барлыгы 150 бала ял иткән. Аларның ялын Уфада “Уңыш академиясе” вожатыйлар клубында әзерлек үткән югары уку йорты студентлары оештырган. Һәр көн көтелмәгән вакыйгаларга бай булган. Балалар әкиятләр бәйгесендә, флешмобларда катнашкан, Шайтан-тауга (халык телендә шулай атала) күтәрелгән. Караңгылык пәрдәсен ертып, хәзинә эзләү һәм Дәүләкән районында урнашкан Аслыкүлгә ике көнлек сәяхәт малайлар һәм кызлар күңелендә озак сакланачак.

Балалар өйләренә таралышкан, “Яшьлек” лагере исә аларны көзге каникул көннәрендә көтә.

Читайте нас: