Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2018, 17:12

Башкортстанда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты

2017 елда эшләгән пенсионерлар августтан пенсияне күбрәк ала башлый

Пенсия фондының БР бүлекчәсе тарафыннан ел саен августта үткәрелүче эшләүче пенсионерларның страховка пенсияләре күләмен кабат исәпләү эше вакытында башкарылган. 2017 ел өчен исәпләнгән иганәләр турындагы мәгълүматны эш бирүчеләр тәкъдим иткән һәм ул Пенсия фонды тарафыннан страховкаланган затлар исәбенә күчерелгән.

Пенсияне кабат исәпләү өчен гариза бирү таләп ителми. Яңа күләмдәге пенсияне шәһәр һәм районда яшәүче кимендә 8 мең пенсионер алачак. Түләү чыгымнарын финанслау тулысынча тәэмин ителгән. Страховка пенсиясен тоташ индекслаудан аермалы буларак (пенсия күләме билгеле процентка арта), августта һәр кешегә эш чорына һәм Пенсия фондына эш бирүчеләрдән килгән страховка иганәләре күләменә карап, аерым билгеләнә. Графикка ярашлы рәвештә, пенсия түләү 2-24 августта почта элемтәсе бүлекчәләрендә башкарыла. Кредит оешмаларына акча килешүдә билгеләнгән вакытта күчереләчәк, дип хәбәр итә РФ Пенсия фонды Туймазы район һәм шәһәр идарәсе.

Читайте нас: