Экология ягыннан чиста ризыклар һәм яңа җиһазга өстенлек бирелә
Авыл халкының кайберсе теплицасын газга бәяләр арту нәтиҗәсендә яба, чөнки ул бөтен табышны “йота”. Бәгъзеләренең иманы камил – камилләшү, үзгәртеп кору табышлылыкны саклап калырга ярдәм итәчәк. Түбән Бишендедән район шәхси ихаталар бәйгесенең “Яшелчәчелек буенча алдынгы шәхси-ярдәмче хуҗалык” бүлегендә җиңүче Ранис Фәтхуллин дә (фотода) шундый фикердә.
Элекке бораулаучы 1992 елда үзенең биләмәсендә 13 сотый җирдә теплица кора, берничә елдан соң исә аны 20 сотыйга кадәр арттыра. Чыганак тәэминаты оешмаларыннан кисәтү килгәнче кинәнеп эшли ул. Мичләрен заманчаракка алыштырмаса, 2019 елда аңа газ бирмәячәкләр икән.
– Теплицада урнаштырылган җиһазны камилләштерү зарурлыгы турында күптән уйлый идем, – ди ул. – Чөнки аның файдалы эшчәнлек коэффициенты 20 проценттан артмый. Шуңа күрә хәзер газ тәэминаты проектына заказ бирдем, шушы көннәрдә төбәк предприятиесеннән кимендә өч дистә мич, шулай ук казанлыклар һәм насослар сатып алуны күздә тотам. Монтажлау-кору белән болар барысы миңа 2,5 миллионга төшәчәк.
Эшебездә авырлыклар җитәрлек: газга бәяләр артудан тыш күптән түгел сәүдә челтәрләре белән каршылыклар туды. Алар җитештерүчеләр һәм тәэ-минатчыларга яңа таләпләр куя башлады. Өстәвенә, былтыргыга чагыштырганда сатып алу бәяләре икеләтә диярлек кимеде.
Ни өчен? Чөнки күптән түгел зур сәүдә челтәре Русиянең көньягында автоматлаштырылган теплицалар төзеде. Нәтиҗәдә ябык туфракта үстерелгән яшелчәләргә күпләп сату бәяләре кинәт кимеде. Кем ничек булдырала, шулай яшәде. Мин, мәсәлән, үз продукциямне Бәләбәй һәм Серафимовканың зур булмаган кибетләренә тапшырдым.
Әмма безгә бәйле мәсьәләләр дә бар. Сатып алучыларны саклап калу өчен быел кыярны тирес һәм көнбагыш түбе тутырылган капчыкларга утырттык. Бу химиядән баш тарту, димәк, минем экология ягыннан чиста ризык җитештерүемне раслау мөмкинлеге бирде. Хәзер кыярның Лютый, Геракл, СВ, Барвина сортларына өстенлек бирәм. Аларның җимеше яхшылап сайлана, сәүдә челтәрләре дә канәгать.
Соңгы вакытта бер квадрат метрдан 18-20 килограмм уңыш алуга ирештем. Тоташ алганда, бер чорга 60 тонналап кыяр үстерәм. Быел тоташ керем ике миллион сум тәшкил итте. Бу акчаның 25 проценты ялланган эшчеләргә хезмәт хакына һәм бюджеттан тыш фондларга түләүгә, шулкадәр үк акча газ һәм башка чыгымнарны каплауга китте. Яңа җиһаз корсаң, компьютер ярдәмендә тамчылап сугару ысулын кертсәң, озак еллар хезмәт итүче заманча плёнка куллансаң, эшчәннәргә һәм энергия чыганакларына чыгымны 20 процентка кадәр кыскартырга мөмкин. Киләчәктә кояш җылысына нигезләнгән ныклы теплица төзергә хыялланам. Бу хыялларым тормышка ашар дип уйлыйм. Югыйсә, эш бармаячак.