Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2018, 13:10

Эш башлыйм дисәң... укырга кирәк!

Эшкуарлар кулына “Әлифба...” алды һәм “Мәктәпкә...” җыенды

Эшкуарлар кулына “Әлифба...” алды һәм “Мәктәпкә...” җыенды


Кәсепчеләр гадәттә дәүләт тарафыннан аларның таләпләре һәм мәшәкатьләренә игътибар булмаудан зарлана. Үз чиратында хакимият һәм дәүләт оешмалары аларга шактый гына күләмдә укыту программалары, төрле максатлы грантлар тәкъдим итә. Алардан ничек файдаланырга? Безнең хәбәрче шуларны ачыклады.


Кәсептән югары булырга

Эшкуарларга ярдәм программалары турында без беренче генә тапкыр язмыйбыз инде. Әмма шул ук укыту курсларын тыңларга атлыгып торучылар юк әлегә. Мәсәлән, БР Сәүдә-сәнәгать палатасында күптән түгел “Эшкуарлык әлифбасы” программасының чираттагы өлеше тәмамланды. Республикадан 30лап кына эшкуар парта артына утырырга теләк белдерде. Тәэссоратлары – искиткеч.

– Биредә ишеткән мәгълүматның кайберләрен элек тә белә идек, – диде алар. – Әмма безгә алган белемне системага салырга, анык күзалларга ярдәм иттеләр, тәҗрибәдә кулланырга өйрәттеләр. Иң мөһиме – үз кәсебебезне өзек-өзек түгел, тоташ күз алдына китерү мөмкинлеге бирделәр. Хәзер безгә кәсепкә идарә итү, теге яки бу очракта тиз арада карар кабул итү җиңелрәк булачак.

Мондый чараларны оештыручылар кәсеп-берлеге тарафыннан алар тәкъдим иткән коралларның чәмлерәк кулланылуын тели. Өстәвенә, шул ук укыту программаларының күпчелеге эшкуарларга ике бер тиен тормый. Яшәү (курслар үтүчеләргә арзанлы гына кунакханәләр тәкъдим ителә) һәм ашау өчен генә түләргә кирәк. Мәсәлән, киләсе айларда БР Сәүдә-сәнәгать палатасы чираттагы – “Проектное управление”, сентябрьдә “Школа предпринимательства” укыту программаларын гамәлгә кертә. Алар үз эшен ачарга яисә киңәйтергә җыенган кешеләргә тәгаенләнгән.

– Байтак кәсепчеләр үз эшендә үзләрен судагы балык кебек хис итәләр дип уйлап, ялгыша, – ди БР Сәүдә-сәнәгать палатасы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Максимихина. – Гадәти хәл: кәсеп хуҗасы чыгымнары күп булудан зарлана һәм намуслы эшчәннәр табарга ярдәм итүләрен үтенә. Янәсе, аның бар уңышсызлыгы – эшчәннәрнең квалификациясе түбән булуда. Әмма табыш кимүнең сәбәбен эзләп чокчына башласак, моның бөтенләй хезмәткәрләргә бәйле булмавы ачыклана. Ул, мәсәлән, менеджментның уңышсызлыгында. Кайчак бу мәгълүматны әңгәмәдәшчегә җиткерү мөмкин түгел. Чөнки ул үзенең эшен эчтән генә күрергә өйрәнгән һәм аны аңларга, төшенергә, башка күзлектән карарга теләми. Бу очракта укырга барудан да кулайрагы юк. Шул ук менеджмент системасын шушы көннәрдә башланачак “Проектное управление” программасында җентекләп аңлатачаклар. Ул җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәт сыйфатын күтәрергә, чыгымнарны киметергә, табышны арттырырга ярдәм итәчәк. Бу исә, килешәсездер, вакытны бушка үткәрү түгел инде.

Кызыксынучыларга БР Сәүдә-сәнәгать палатасы сәхифәсенә (ufa.tpprf.ru; “Проекты” – “Календарь обучения МСП”) күз салырга тәкъдим итәбез. Укыту чаралары планы бер елга алдан әзерләнгән. Димәк, вакыт табып, аны үзеңнең белемеңне күтәрүгә сарыф итәргә мөмкин.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: