Туймазыда чираттагы республика һөнәр осталыгы бәйгесе узды
Быел “БР төзелеш комплексының алдынгы акшарчысы” бәйгесендә Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазыдан җиде төзелеш предприятиесе катнашты. Шәһәребез данын “РегионСтройСервис” төзелеш компаниясе һәм “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятьләре яклады.
Һәр предприятие бәйгегә ике белгеч тәкъдим итте. Әйткәндәй, алдынгыларның алдынгыларын. Футбол буенча дөнья чемпионатындагы кебек, монда да җиңүчеләрне алдан фаразлау мөмкин түгел иде.
Һөнәр осталыгы бәйгесе “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятендә – О. Кошевой урамындагы төзелеп килүче күпфатирлы йортта үтте. Гадәттәгечә, ул бәйгечеләр икешәр бүлмәне акшарлаячак фатирларны бүлүдән башланды.
Эшкә керешергә әмер бирелү белән командалар подъездларга кереп югалды. Берничә секундтан ачык тәрәзәләрдән электр бутагычлары тавышы ишетелде – акшарчылар коры катнашма һәм судан измә әзерли башлады. Аларның кулларына күз иярмәде: стеналарга кулдан измә сыладылар һәм аны җитез-җитез тигезләделәр. Эш шулкадәр кызу барды ки, йорт ихатасындагы сулы мичкәләр күз ачып йомганчы бушады. Эчке стеналар, тизләтелгән видеокүренештәге кебек, измә белән капланды һәм бүлмәләргә ямь керде.
Ике сәгать бер мизгелдәй үтте. Уйлап карасаң, киеренке хезмәттән соң кешеләргә ял кирәктер кебек. Әмма тиз генә капкалап алып һәм эш киемнәрен эшлекле костюмнарга алыштырып, акшарчылар сорауларга җавап бирергә утырды. Бу имтихан да катлаулы булды. Бәйгедә катнашучылардан 48 билетның берсен тартып чыгарып, 5 сорауга җавап бирү таләп ителде. Аларның һәркайсы сәнәгать эшчәнлегенә багышланды: измәне ничек әзерләргә, аны өслеккә ничек сыларга, бинаның алгы ягында нинди измә кулланырга ярамый, кышкы шартларда бина эчен акшарлаганда температура нинди булырга тиеш һ.б. Кызганыч, сорауларга барысы да дөрес җавап бирә алмады.
Көн ахырына теория һәм гамәли имтихан нәтиҗәләре буенча таләпчән, әмма дәрәҗәле жюри бәйгегә йомгак ясады.
Җиңүче – Октябрьскийдан “Стронег” җәмгыятенең бүлендек “Инвестподряд” җәмгыяте. Аның вәкилләре төп бүләк – телевизорларга ия булды. Икенче урында – Стәрлетамактан “Строй-Лидер” җәмгыяте (планшет белән бүләкләнде), өченче – Туймазыдан “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте. Безнең вәкилләрне бәйгене оештыручылар тузан суырткычлар белән бүләкләде. Башка командалар да игътибардан читтә калмады – аларга акчалата сертификат тапшырылды.
– Элек төзелеш пред-приятиеләре арасында һөнәр осталыгы бәйгеләре киң колач белән үткәрелә иде. Һәм аларда катнашу дәрәҗәле булды, – ди БР төзүчеләр профсоюзы рәисе, жюри әгъзасы Павел Александров. – Озайлы тәнәфестән соң, 12 ел элек без республикада бу бәйгене тергезә алдык.
Аның төрле белгечлекләр буенча үткәрелүе мөһим. Дөрес, катнашучылар саны елдан-ел кими: беренче бәйгедә 24 звено катнашса, бүген – җиде. Әмма моңа аңлатма бар: базар икътисады чорында һәр предприятие азрак чыгымнар белән күләмлерәк эш башкарырга тырыша. Димәк, һәр белгеч, өстәвенә, югары класслы – алтынга бәрабәр. Шуңа да җитәкчеләрнең барысы да төзелеш чорының иң кызу мәлендә эшчесен тоташ бер көнгә эштән азат итәргә риза түгел.
Әмма мондый бәйгеләрне киләчәктә дә үткәрергә уйлыйбыз. Хәтта аны бераз киңәйтергә – осталык дәресләре оештырырга. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм тармакка яшь алмаш җәлеп итү максатында эшләнә бу. Русия һәрвакыт үз эшен белгән осталары белән дан тотты: алар мәһабәт гыйбадәтханәләр күтәрде, кандаланы да дагалый алды...
Бүген төзүчеләрнең хезмәте тиешенчә бәһаланмый. Аларның уртача хезмәт хакы башка тармакларга караганда түбәнрәк. Өстәвенә, аны кайчак тоткарлыйлар. Ул гына да түгел – элек предприятиегә эшкә килгән яшь белгеч гаиләлеләр өчен тулай торактан бүлмәгә, киләчәктә исә фатирга, баласын балалар бакчасына урнаштыруга исәп тотала иде. Нәтиҗәдә ул бер урында пенсиягә кадәр эшләде, аннары бирегә балалары килде. Шул рәвешле гаилә династияләре барлыкка килде. Бүген, тәҗрибә туплаган белгечләр еш кына башка төбәкләргә зур акча артыннан китә. Аларның урынын исә вакытлыча якын чит илдән килгән кешеләр били. Сыйфат югала, тәҗрибә дә юк. Бу, әлбәттә, эш түгел.
Тендер отып, читтән белгечләр туплауны да өнәмим. Эш башкаручы билгеле күләмдә эш башкара да – дүрт ягы кыйбла, димәк. Мин үзем төзелеш тармагында 35 ел эшләдем. Ул чорда безнең даими заказлар бар, һәм мин эшне өч елга алдан күзаллый, алмаш әзерләү белән шөгыльләнә ала идем. Киләчәгең өметле булмагач, болай эшли алмыйсың.
Яңа йортларның эшен бетермичә, бизәкләми-акшарламыйча тапшыру яклы да түгел мин. Шул сәбәпле төзелеш тармагыннан шактый бизәкләүче белгечләр төшеп калды. Аларның урынын шәхси эшкуарлар – еш кына рөхсәтсез эшләүче һәм квалификациясез кешеләр биләде. Хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек. Әмма алар кулдан килерлек. Иманым камил: төзүчеләргә, шул исәптән акшарчыларга ихтыяҗ булды, бар һәм булачак. Чөнки тораксыз гаиләләр гаять күп әле бездә. Димәк, киләчәк төзүчеләр кулында.