Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2018, 11:49

Законны санга сукмаган – чит илгә чыгалмаган

Төркиягә ялга очу өчен кандралыга гаражын сүтәргә туры килгән

Төркиягә ялга очу өчен кандралыга гаражын сүтәргә туры килгән
Өлкән буын вәкилләре Эльдар Рязановның “Гараж” фильмын хәтерли торгандыр әле, анда гараж кооперативы әгъзалары бер карарга килергә тиеш – булачак автомагистраль өчен кемнең корылмасын сүтәчәкләр.

Кандрада яшәүче ир дә шуңа охшаш хәлдә калган. Тик ул гаражын законсыз рәвештә чит биләмәдә төзегән һәм суд карары буенча аны сүтәргә тиеш булган. Ул моның белән килешмәгән, эшкә суд приставлары кушылган. Былтыр декабрьдә законсыз төзелгән торак өчен яраксыз бина – гаражны сүттерү турында үтәтү эше кузгатылган. Әмма кандралы бу юлы да “селкенмәгән”.

Күптән түгел ул гаиләсе белән Төркиягә ялга очарга карар иткән һәм Уфада гына самолётка утырыр алдыннан чит илгә чыгалмавын белгән.

Бу иргә кире кайтып, гаражны сүтүдән башка чара калмаган.

– Шуннан соң гына чит илгә чыгуын чикләү гамәлдән алынды, бу ир гаиләсе янына диңгез буенча очалды, – дип аңлатты БР Суд приставлары хезмәтенең Туймазы районара бүлеге начальнигы Ирина Латыйпова. – Ялның яме китте, билетлар, вакыт әрәм булды. Югыйсә, моңа юл куймаска да була иде.


Читайте нас: