Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2018, 13:11

Патшалар бәхете

Туймазыда игезәкләр фестивале үткән

Туймазыда игезәкләр фестивале үткән


Шәһәребездә өченче тапкыр игезәкләр фестивале үтте. “Ирәмәл” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәмдә 20ләп әни һәм икеләтә артык бәби катнашты.

– Берничә ел элек җәмәгать челтәрендә ике яки өч игез баласы булган әниләрне берләштергән төркемгә юлыктым. Аларның ел саен бергә җыелып, файдалы киңәшләр уртаклашу, бер-берсенә ярдәм итү йоласы булуын ачыкладым. Туймазы әниләренә дә үзебездә шундый чара оештырырга тәкъдим иттем, – дип сөйли Неля Приходько (уңдагы фотода). Ул улы Ильяны һәм игезәк кызлары Мария белән Анастасияне тәрбияли. – Ике ел рәттән паркта очраштык, балалар белән саф һавада йөрдек, фотога төштек. Быел исә кафеда балалар өчен бәйрәм оештырырга карар иттек.

Фестивальгә төрле яшьтә-ге кыз һәм малайлар җыелды. Иң өлкәне – Алинә белән Илнур Вәлиевларга 10ар яшь. Алар Түбән Бишенде авылы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. Фестивальнең иң нәни кунаклары патша игезәкләре – Элиана белән Даниил Гәрәевларга алтышар ай гына әле. Патша игезәкләре – чөнки алар ике җенес вәкиле, бу исә бик сирәк очрый. Балалар әле яңа утыра башлаган, әмма ике кешелек уңайлы бишекләрендә бәйрәмнәргә йөрергә ярата.

Игезәкләр фестиваленә елдан-ел күбрәк халык җыела. Былтыр беренче ярты еллыкта Туймазы районында җиде игезәк туган. Быел шушы чорда өч игезәк дөньяга аваз салган. Киләсе елда икеләтә бәхетле әти-әниләр саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: