Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 июль 2018, 14:45

Кемгәдер – чүп, безнең өчен чимал

Калдыкларны аерым туплау гына аларны күләмле һәм табышлы эшкәртүне тәэмин итәчәк

Калдыкларны аерым туплау гына аларны күләмле һәм табышлы эшкәртүне тәэмин итәчәк


карасаң, пластик калдыклар – капчык, шешә һ.б. икенчел эшкәртүгә җибәрелергә тиеш. Чынлыкта исә аларның күп өлеше чүплеккә түгелә. Бу нилектән шулай һәм хәлне үзгәртү өчен нәрсә эшләргә?

90нчы еллар ахырында, районда теплицалар үсеш алганда, авыл читләрендә кулланылган полиэтилен плёнка өемнәре барлыкка килде. Тора-бара яшелчәчеләрне аларны “Ландыш” җәмгыятенә (хәзер “Гранд-пласт” җәмгыяте) тапшырырга мәҗбүр иттеләр. 2000нче еллар уртасында предприятие тулы куәтенә эшләде – ул елына 800 тонналап (!) кулланылган полиэтиленны гранулаларга эшкәртте. Биредә хәзер элекке күләм турында хыялланасы гына калды диләр.

– Башта “Ландыш” җәмгыяте экология проекты иде, – дип сөйли “Гранд-пласт” җәмгыяте директоры Алинә Майорова. – Кулланылган полиэтиленны үтилләштерү турындагы килешүне күрсәтмичә, теплицачыларга газ бирмәделәр. Нәтиҗәдә узган дистә ел уртасына ул урман полосалары һәм кырлардан бөтенләй диярлек югалды. Полимерлар эшкәртү исә табышлы кәсепкә әверелде. Без, мәсәлән, аңардан гранулалар, чиләк, полимер-ком плитәсе әзерлибез.

– Җитештерү күләме ни сәбәпле кимеде соң?

– Чимал базарына Кытай фирмалары килеп керде, алар пластик калдыкларын республикадан читкә ташый башлады. Нәтиҗәдә бер килограмм кулланылган полиэтиленның бәясе

20 сумга кадәр артты. Энергия чыганаклары кыйммәтләнү сәбәпле, без авыр хәлдә калдык. Әйе, бүген сатып алу бәясе бер килограмм өчен

7 сумга кадәр кимеде, әмма бу да безнең өчен чик. Шуңа күрә безнең куәтләр хәзер эш белән нибары 10 процентка тәэмин ителгән.

– Район җирлегендә пластик эшкәртү күләмен элекке дәрәҗәгә кайтару мөмкинме?

– Катлаулы сорау. Безнең Русия өчен ләгән һәм чиләкләр җитештерүче Кытай линиясендә (анда юдыргыч, ваклагыч һәм пластикны эретү җайланмасы бар) сыйфатлы гранулалар әзерләргә була. Әмма ул артык күп энергия-чыгым таләп итә. Алмаш сыйфатында, табышлырак җиһаз сатып алырга мөмкин – аның бәясе өч миллион сумнан башлана. Әмма анда әзерләнгән сыйфатсыз товар юка һәм уалучан. Бу очракта дәгъва белдергән сатып алучылар хаклы. Шуңа күрә җитештерүнең элекке күләменә әйләнеп кайту турында сөйләү әлегә иртәрәк. Безнеке кебек бәләкәй предприятиеләр уңышлы эшләсен өчен һәр гаиләдә калдыкларны аерым туплауга ирешергә кирәк. Шул чакта икенчел чимал базарында пластик күләме бермә-бер артачак һәм ул безнең өчен кулайга әвереләчәк.

– Бүген районда икенчел пластик һәм алюминий чималны туплау өчен кимендә 130 контейнер урнаштырылган, – ди “Экология-Т” җәмгыяте директоры Илнур Шакиров. – Ел башыннан кимендә 17 тонна пластик савыт-кап тупланган, төрелгән һәм Уфага эшкәртүгә озатылган. Калдыклар күләменең 0,1 проценты бу.

Кызганычка, дәүләт полимерны төбәкләр югарылыгында эшкәртүгә акча салмый. Минемчә, 3-5 миллион сумлык грануляторлар куллану нәтиҗәле түгел. Барлык таләпләргә җавап биргән сыйфатлы гранулалар җитештерү өчен югары технологияле эшкәртү комплексы кирәк. Аның бәясе – кимендә бер миллиард сум. Аны тулысынча эш белән тәэмин итү өчен кешеләрне пластикны калган чүптән аерым тупларга өйрәтергә кирәк. Шуннан соң гына эшкәртү турында табышлы кәсеп буларак уйларга мөмкин.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: