Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июль 2018, 12:01

Нәни карак

Йорт көзәннәрен шулай дип атыйлар

Йорт көзәннәрен шулай дип атыйлар


Мәче, маэмай һәм кенәриләрдән кала, туймазылылар бик еш йорт өчен ят җәнлекләр дә асрый, мәсәлән, йорт көзәннәрен. Ят дип холыксызлыгы, үзсүзлелеге өчен атыйлар, аны һәркем кулга ияләштерә алмый. Йорт көзәне хәйләкәр, шуның өчен аны “нәни карак” дип йөртәләр.

Бу җәнлекләр бик җитез, өлгер һәм матур. Өстәвенә, көзән картайганчы шулай булып кала! Алар барысына да өлгерергә, бар нәрсәдә катнашырга тырыша. Гаять наяннар.

Көзән асрарга теләгән кеше өендә әйберләр югаласын, гөл төпләре актарыласын, диван арты ризык валчыгы белән туласын, келәмнәр тишкәләнәсен белеп торырга тиеш. Аларны ачуланудан файда булмаячак. Бу аларның табигый халәте. Көзәннәр казыну һәм яшеренү-качу өчен туган.

Кылык-тәртибе белән алар мәче һәм этләрне хәтерләтә. Кайберәүләр аларны эт-мәче дип атый. Алар хуҗасының алдында иркәләнеп ята ала. Аларны, муенчаклап, хәтта урамга йөрергә алып чыгалар.

Көзәннәрнең курку белмәве бер үк вакытта яхшы да, начар да. Ул бернәрсәдән дә диярлек курыкмый! Карап торуга кечкенә җәнлек зур-зур этләргә каршы ташланырга мөмкин. Ул җәһәт кенә биеккә йөгереп менеп китә ала, шул ук вакытта аска төшә белми.

Асрамага көзән алырга уйласагыз, башта аның дәрт-дәрманына, чәмлелегенә, үзсүзлелегенә каршы тора алу-алмавыгызны чамалагыз.
Читайте нас: