Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июль 2018, 11:42

Испанияне җиңдек!

Белгечләр бертавыштан: “Безнең футбол командасы могҗиза кылды”, – дип кабатлый

Белгечләр бертавыштан: “Безнең футбол командасы могҗиза кылды”, – дип кабатлый


Якшәмбе көнне илебездә гаҗәеп хәл булды. Русия-Испания арасындагы ике сәгатьлек матч телевизор экраннары каршына моңа кадәр футбол белән кызыксынып та карамаган кешеләрне дә җыйды.

Бу уен өчен спортчыларыбызга Евро-2016да җиңелгәннән соң гаугалы кичәне дә, җиңүсез соңгы җиде матчны да, Игнашевичның үзебезнең капкага керткән голын да кичерәчәкләренә иманым камил. “Егетләребез өчен дога кылдым”, – диячәк икенче көнне 72 яшьлек якташыбыз безнең хезмәткәргә. “Бу көнне уңыш безнең якта иде”, – дип килешә якташларым офисларда һәм кибеттә чират торганда.

Безнең җыелма команданың шатлыгы, үкенечле җиңелүдән соң испан командасының күз яшьләре бик озакка истә калачак. Чөнки 2018 елгы дөнья чемпионатына кадәр ФИФА рейтингында Испания җыелма командасы – 10нчы, Русиянеке исә нибары 70нче урында иде.

Хәзер иң мөһиме – уңыштан баш әйләнмәү. Чиратта – Хорватия белән алыш, алар да безнең кебек Данияне пенальти исәбенә генә җиңә алды. Димәк, Русия – алга!


Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: