Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июнь 2018, 12:28

Түбәгезне ремонтлыйлар? Чатыр әзерләгез

Подрядчы үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәргә тиеш

Подрядчы үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәргә тиеш


Җәйге чорда үткәргечләр хезмәтләренең күпчелеге күпкатлы йорт түбәләрен ремонтлый. Беренче карашка бу яхшы эш гадәттә фатир хуҗалары өчен дә, подрядчы өчен дә җан газабына әверелә. Чөнки һава торышын алдан фаразлап-чамалап булмый. Көтмәгәндә явып-коеп киткән яңгыр эш барышына җитди төзәтмәләр кертергә мөмкин.

Шушы көннәрдә редакциягә йортларында җентекле ремонт барган Серафимовка һәм Кандра авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

«Йортыбызда түбә сүтелгәч, яңгырлар башланды. Түшәмнән су үтә. Төзүчеләр эшләсә эшли, эшләмәсә юк. Аларның төзелеш чималы юктыр кебек. Бу эшләрне кем һәм ни рәвешле күз уңында тота, безгә килгән зыянны кем каплаячак?» – дип сорый алар.

Без подрядчы – «Регионстройсервис» төзелеш компаниясе» җәмгыяте вәкиле Александр Мальцевка мөрәҗәгать иттек. Менә аның җавабы:

– Быел юешләнгән түшәм ише зыян Серафимовка авылының 19нчы кварталындагы 9, 10нчы йортлардагы берничә фатирда, Кандрада Котовский урамындагы 2нче йорт фатирларында теркәлде. Безнең оешма кимчелекләрдән арыначак яисә килгән зыянны каплаячак. Республика гына түгел, бөтен ил шундый тәҗрибәгә нигезләнә. Су бөтенләй таммый булмас, мөгаен. Металл һәм агач корылмаларны, мәсәлән, авыш түбәне сүтү өчен кайчак бер атнадан да озаграк вакыт таләп ителә. Әйтергә кирәк, түбәгә эшнең беренче сәгатендә үк зыян килә.

Төзелеш чималына килгәндә, ул ремонт башланганчы ук сатып алынды. Бу таләп коммерцияләшмәгән «БР Төбәк операторы» фонды белән ике арадагы подряд килешүендә бәян ителгән.

Эшсез торуга юл куймаска тырышабыз, ләкин җил-давыл һәм яңгыр вакытында биектә эшләү тыела. Башкартучы һәм проектчы белән уртак хәл ителәсе монтаж мәсьәләләренә бәйле тоткарлыклар булгалый.

Кеше тәэсиренең дә йогынтысы бар. Эш сыйфаты канәгатьләндермәү сәбәпле, без бригаданы объекттан эштән алабыз. Серафимовка авылының 21нче кварталындагы 3нче йортта шулай булды. Эш торышы көн саен күз уңында, тикшерү берничә өлештән оештырыла, эшчеләргә беркем дә ярты ай тик торырга ирек бирмәячәк.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: