Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июнь 2018, 13:57

Яңа пенсия реформасы кемнәргә кагылачак?

Хөкүмәт 2019 елдан илебездә пенсия яшен ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькәчә арттырырга тәкъдим итә

Хөкүмәт 2019 елдан илебездә пенсия яшен ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькәчә арттырырга тәкъдим итә


16 июньдә Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Дәүләт думасына пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын тәкъдим итү турындагы карарга кул куйды. Шушы көннән пенсия реформасы соңгы атнадагы көнүзәк мәсьәләгә әверелде. Реформаның асылы – берничә ел дәвамында илебездә пенсия яше акрынлап-өлешләп арттырылачак. 2034 елга ир-атлар өчен ул – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшь тәшкил итәчәк.

Моның котылгысыз чара булуын хөкүмәттә өч ел элек үк кисәткәннәр иде. Әмма реформаның берничә төре тәкъдим ителде. Аны ничек, кайчан һәм күпмегә арттырырга кирәклеген юнәлеш министрлыклары әле генә билгеләде.

Пенсия яшен арттыру илебездә демография торышы үзгәрү белән аңлатыла. «Росстат» фаразлары буенча, гомер озынлыгы 2024 елга ир-атларның – 72,3 (хәзергегә караганда 5,8 елга озынрак), хатын-кызларның 82,1 яшь (4,5 елга озынрак) тәшкил итәчәк.

– Реформа күптәннән таләп ителде. Русия БДБның барлык илләре арасында хаклы ялга чыгу өчен яшь чиген арттырган соңгы илгә әверелде, – дип исәпли Башкортстанның гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова. – Бу чара икътисади күзлектән үзен тулысынча аклый. Хезмәт базары өчен үзенә күрә савыктыру сигналы да.

Туймазы шәһәрендәге “Картаямени ул йөрәк” җәмәгать оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Әфрүз Миңнегалиев фикеренә караганда, пенсия яшен арттыру – асылда барысы өчен дә үзара файдалы хәлиткеч чара.

– Яшьләр пенсия яше җитүне көтә, шул яшькә җиткәч исә хаклы ялга китәргә атлыгып торучылар аз, – ди ул. – Тормышы түгәрәк, балалар үскән, эшен дәвам итү өчен көче һәм теләге бар. Эшләүче кеше – бар яклап та килгән, балаларына, оныкларына ярдәм итәргә тели. Мондый мөмкинлек аны хәтта үз алдында рухи яктан өстен чыгара.

Күпчелек пенсия яшенә җиткәч тә беренче елларда барыбер эшләвен дәвам итә.
Читайте нас: