Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июнь 2018, 17:24

Сүз сезгә, халык утырышчылары

Район халкының гадел хөкем карары чыгаруда катнашу мөмкинлеге барлыкка килде

Район халкының гадел хөкем карары чыгаруда катнашу мөмкинлеге барлыкка килде


Алексей ШИЛЬНИКОВ


Ике ел элек “Халык утырышчылары институты кулланылу киңәйтелү сәбәпле Русия Федерациясе Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федерация законы кабул ителде. Төп үзгәрешләр 2018 елның

1 июненнән көченә керде. Аеруча күзгә ташланган яңалык – район судлары дәрәҗәсендә халык утырышчылары барлыкка килү. Бу яңалыкка аңлатма бирүне үтенеп, Туймазы районара суды судьясы Евгений Степановка

мөрәҗәгать иттек.

– Евгений Николаевич, район киң мәгълүмат чараларында халык утырышчылары исемлеге басылып чыккач, кайбер кешеләр аптырап калды – «Мин моңа ризалыгымны бирмәдем, хәзер миңа кемнеңдер язмышын хәл итәргә туры киләчәкме?» – диючеләр дә булды.

– Халык утырышчысы суды эшендә катнашу – ирекле эш. Кеше теләми икән, халык утырышчылары коллегиясен оештырганда ул һәрвакыт баш тарта ала. Шуны әйтәсем килә, халык фикерен ачыклаудан күренүенчә, илебездә яшәүче күпчелек халык бу башлангычка уңай карый. Һәм аны хөкем карары чыгаруда чәмле катнашу мөмкинлеге дип кабул итә.

– Мондый мөмкинлеккә барлык русиялеләр дә ия булдымы?

– Нарколог һәм психиатрда исәптә тормаган, хөкем ителмәгән, эшкә сәләтле 25-64 яшьлек Русия кешесе халык утырышчысы була ала. Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар утырышчы була алмый. Бу исемлек шактый зур, шуңа күрә халык утырышчылары суды коллегиясенә кертелгәнче кеше аның моңа хокукы барлыгы-юклыгын тагын бер тапкыр ачыкларга тиеш.

– Халык утырышчыларын кайсы очракта эшкә җәлеп итәләр?

– Судья белән бергә коллегия шәхескә карата кылынган аеруча авыр җинаятьләр – үтерү, сәламәтлеккә аек акыл белән зыян салу ише җинаять эшләрен тикшерә.

– Халык утырышчылары суды кем тәкъдиме белән җыела?

– Хөкем ителүче юллаган очракта гына. Һәм безнең баш тартырга хакыбыз юк. Иң мөһиме – ул кылган җинаятьнең атап үтелгән төрләргә каравы мөһим. Аннары суд хөкем ителүчегә эшне халык утырышчылары катнашлыгында карау тәртибен һәм нәтиҗәләрен аңлата, чөнки бу эш суд өчен мәҗбүри булган гаепләү яисә аклау карарын чыгаруга бәйле билгеле хокук үзенчәлекләренә ия.
Читайте нас: