Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь 2018, 14:47

Үҗәтлек һәм тәҗрибә өчен – саллы бүләк

Ат чабышында катнашу өчен Туймазы, Ярмәкәй һәм Илеш районнары, Татарстан, Ырымбур өлкәсеннән 27 җайдак теркәлгән.

Ат чабышында катнашу өчен Туймазы, Ярмәкәй һәм Илеш районнары, Татарстан, Ырымбур өлкәсеннән 27 җайдак теркәлгән.
Саф токымлы атларның финал узышында үзенең Шиманында Ырымбур өлкәсе вәкиле Айдар Әхияров җиңде. Амалия атлы биясендә узышкан «Бишенде» җәмгыяте җайдагы Владимир Соловьёвта – “көмеш”. Өченче урында Ырымбур өлкәсеннән Линар Сергаҗин.

Төбәк атлары чабышында 25 яшьлек Рамил Шириязданов (Татарстан) беренче урын яулады. “САВА-Агро-Япрык” җәмгыятеннән Айдар Гобәйдуллин – икенче урында.

Иске Туймазыдан Раил Газизов (өченче урын) алдынгылар белән бер үк вакытта диярлек килде, әмма аңа җиңү яулау өчен секундның уннан бер өлеше җитмәде.

Бишекле юртаклар узышында Баулыдан крестьян-фермер хуҗалыгын тәкъдим иткән Хәлил Латыйпов җиңде. Икенче урында – Илеш районыннан Рузил Мостафин. Өченче – Арсланов шәхси предприятие-сеннән Валерий Соколов (Татарстан).

– Оештыручылар алдан сайлап алуны озакка сузмады быел, – ди электән үк ат чабышларын яратып караган пенсиядәге Вәзир Исмәгыйлев. – Шуңа күрә ул бер сулышта үтте. Бик күркәм тамаша.

– Мин Туймазыга Татарстаннан килдем һәм узышта бишенче урынны гына алдым, – ди яшь җайдакларның берсе. – Әмма жюри миңа да саллы бүләк әзерләгән. Күңелем булды. Туймазы районы һәрвакыт бүләкләргә юмарт булды. Биредә судьялар да лаек бәя бирә, шуңа күрә Туймазы сабан туен калдырырга тырышмыйбыз.
Читайте нас: