Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь 2018, 16:25

Булдыклылар тормышын яхшырта

Җәйнең беренче көнендә Җегетәк авылында балалар өчен яңа уен мәйданчыгы ачылды

Җәйнең беренче көнендә Җегетәк авылында балалар өчен яңа уен мәйданчыгы ачылды


Җегетәк авылы (Собханкул авыл советы) шәһәрдән ерак түгел. Шуңа күрә Туймазы халкы, беренче чиратта, яшь гаиләләр, анда шәхси йорт сала. Димәк, биредә балаларның яңгыравык тавышы елдан-ел ешрак ишетелә. Шуңа күрә районыбыз Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасына кушылгач, җегетәклеләр дә анда катнашырга һәм балалар мәйданчыгы төзергә карар итә.

Былтыр бу тәкъдим республика югарылыгында хуплана һәм шушы проектка кимендә 800 мең сум акча бүленә. 70 мең сумны – авыл советы, шушы авылдан химаячы Рәис Бикмөхәмәтов – 150 мең сум өсти, авылдашлары 500әр сум җыя...

Нәтиҗәдә балалар мәйданчыгы искиткеч шәп килеп чыга: нәкъ авыл уртасындагы калкулыкта – матур-матур берничә таучык, атыннар, комлыклар... Үрмәлим дисәң дә, шуып төшәм дисәң дә – бала-чагага гына түгел, өлкәнрәк үсмерләргә дә менә дигән мөмкинлек-шартлар тәэмин ителгән.

– Кешеләр өлгер һәм бердәм бездә. Шуңа күрә авылыбыз өчен әһәмиятле проект тормышка ашырылды, – диде авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Сәйфуллин ул мәйданчык ачылу тантанасында. – Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы буенча уен мәйданчыгы корылганнан соң Җегетәк халкы анда катнашуны дәвам итәргә теләк белдерде. Шуңа күрә быел шушы программа буенча суүткәргеч челтәрләре ремонтланачак әле тагын.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: