Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июнь 2018, 20:44

Җәй нинди төстә?

Туймазылылар Балаларны яклау көнен билгеләде

Туймазылылар Балаларны яклау көнен билгеләде


Безнең һәркайсыбызның балачакта яраткан уенчыгы булган, ул әле дә күңелдә якты хатирәләр уята. Хәзер уенчыклы уйнауга бик исебез китеп бармый, аның каравы, аларны үз кулларыбыз белән ясарга мөмкин. Җомга көнне шәһәр мәйданында оештырылган Бишекләр тантанасында катнашкан әти-әниләр шулай эшләгән дә. Аналар һәм балаларны яклау чарасын сабыйларның әти-әниләре чагу, күңелле бәйрәмгә әверелдерде. Бер яшьлек Аида Кәлимуллина тавык тәпиләрендәге йортында, өч яшьлек Илья Фёдоров бүре Забивака – футбол буенча узачак дөнья чемпионаты билгесе киемендә, дүрт яшьлек Саша Мансурова тулпар атта килгән. Тантанага исә 11 айлык диджей Аскар Абдуллин җитәкчелек итте. Аның диджей пульты рәвешендә эшләнгән бишеге бәйге мәйданчыгына колонкалардан агылган дәртле музыка астында чыкты. Мәйдан гына түгел, шәһәр паркы да балаларның шат тавышына күмелде. Анда флеш-моб, балалар сабантуе, асфальтка сурәт төшерү бәйгесе үтте. Яшьләр спорт мәйданчыкларын үз итте: воркаутта ярышты, баскетбол уйнады. Балалар белән бергә баскетбол уенында танылган кунаклар – “Матч ТВ” комментаторы Роман Скворцов, “Звезда” телеканалының баш тавыш режиссёры Урал Акбулатов, шулай ук “САВА” командасы капитаны Андрей Давыдкин да катнашты. Андрей Анатольевич бу көнне турникта күнегүләр эшләде һәм асфальтка Леопольд сурәтен төшерде.

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында кунакларны анда тәрбияләнүчеләрнең гамәли-сәнгать эшләнмәләре белән таныштырдылар, концерт күрсәттеләр. Биләмәара үзәк китапханә җәйге уку залына чакырды.

“Спартак” стадионында чемпион – Русия хоккее легендасы Егор Евдищенко белән зарядка үтте. Үзәккә үтәрлек җил яшь сәламәт тормыш тарафдарларын – медицина колледжыннан ирекле ярдәмчеләрне, “Бригантина” һәм “Ровесник” үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләрне, укучыларны өйләренә куып кайтарырга ничек кенә тырышмасын, булдыра алмады. Чәмле көйгә зарядка эшләгән балалар тиз җылынды, аларның күңеле күтәрелде, озын көнгә җитәрлек көч алдылар.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: