Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 Май 2018, 13:16

Автомат җайланмалар белән җиңелрәк

Киң белемле кошчы яңартылган сәнәгать линияләре эше турында сөйли

Киң белемле кошчы яңартылган сәнәгать линияләре эше турында сөйли


Дуслык авылында яшәгән Ризида Хәйруллина бәләкәйдән өлкәннәрне гаҗәпләндереп, төрле ризыклар пешерергә яраткан. 90нчы еллар уртасында азык-төлек сәнәгате технологы белгечлеге буенча укып чыккан. Әлмәттәге предприятиеләрнең берсендә үзенә эш тә тапкан, тик язмыш аның ният-хыялларына үзгәреш керткән. Авылдашына кияүгә чыгып, кыз туган авылында калган. 1996 елда Ризида Габделгали кызы кошчылык фабрикасына эшкә урнашкан, һәм шул дәвердән бирле бу аның даими эш урыны.

– Биредә шулай озак эшләвемә һич тә үкенмим, – ди ул. – Хәтта авыр заманнарда да тотрыклы эшләде безнең фабрика, шуңа күрә без ачлыктан интекмәдек.

Технолог белгечлегенең бик файдасы тиде: биредә ыслау цехында, бүдәнә йомыркасы сортлаучы, кошчылар һәм йомырка склады бригадиры булып эшләдем. Хәзер 22 ел дәвамында нинди вазифалар биләвем хәтергә дә төшми инде. Узган елның июленнән бройлер линияләре операторы булып эшлим. Дүрт яңа бинада аларның өзеклексез эшен тәэмин итәм.

90нчы елларда кул эше байтак иде. Бүген шартлар үзгәрде. Ашату, эчертү, тизәктән арындыру, җилләтү эшләрен компьютер автоматикасы көйли. Шуңа күрә сасы ис бөтенләй сизелми диярлек. Хезмәт хакы да яхшырды. Мәсәлән, мин, тур, ягъни, бройлерны товарлык торышына кадәр үстерү күрсәткечләренә бәйле рәвештә, бер айга кимендә 20 мең сум акча алам. Ләкин җаваплылык барыбер зур.

Ул һәр читлекне даими күз уңыннан кичереп тора. Дымлылык, температура, яктылык күрсәткечләрен аеруча җентекле тикшерә. Ул билгеләнгән таләпләргә ярашлы булмаса, су тәэминаты белгечләрен, электр монтёры яки КИП белгечен чакырта. Шуңа күрә Ризида Габделгали кызының эшендә «киеренке хәлләр»гә бәйле ыгы-зыгы булмый.


Эмиль МУСИН.


Читайте нас: