Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 Май 2018, 13:42

Кемгә — бара, кемгә — юк...

Туймазыда такси йөртүчеләр шәһәр эчендә юл бәясен 60 сумга күтәртүгә иреште

Туймазыда такси йөртүчеләр шәһәр эчендә юл бәясен 60 сумга күтәртүгә иреште


Такси хезмәтләреннән даими файдаланучылар соңгы вакытларда машина кытлыгын сизми калмады.

– Бүген иртән 40 минут көттем! – бер кыз җәмәгать челтәрендә шулай дип ризасызлык белдергән.

– Ә мин, күпме генә шалтыратсам да, диспетчерны тота алмадым, – дигән аңа җавап бирүче.

Такси эшендәге өзеклек шәһәрнең такси шофёрлары тарафыннан махсус оештырылган чара нәтиҗәсе булу ачыкланды. «Баш күтәреп», алар юл бәясен күтәртергә теләгән икән.

– Соңгы бер айда гына бензин хакларын биш тапкыр күтәрделәр. Ике көн элек 92нче бензин тагын 60 тиенгә кыйммәтләнде! Үзегез уйлап карагыз: 1 л бензин – 40 сум, ә шәһәрдә юл бәясе, 6 ел элек күпме булса, һаман шул кадәр – 50 сум! Эшләп алынган акчабыз, тартып-сузып, бензин салырлык кына, – ди таксида эшләгән Илнур Хәкимов.

Ялланган такси хезмәтеннән даими файдаланган шәһәр халкы ике лагерьга бүленде. Берәүләр барасы җиргә вакытында һәм артык мәшәкатьсез барып җитү өчен бераз артыграк түләргә риза. Калганнарны (тагын интернеттагы язмаларны кулланам) «һәр түмгәктә таралып төшәргә торган иске машиналарга» 60 сум түләү таләп ителәчәге һич куандырмый.

Тик, ничек кенә булмасын, бәхәсле мәсьәлә такси хуҗалары файдасына хәл ителде. Шәһәрдә такси хакы 10 сумга кыйммәтләнде.

– Хезмәттән файдаланучы һәм башкаручы арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакыт базар законнарына нигезләнә, – диде муниципалитет-район Хакимияте башлыгының сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Фәнил Ханов, бу хәлгә карата фикерен белдереп. – Һичьюгы бер автомобиле булган һәр гаилә аны тоту һәм хезмәтләндерү ни дәрәҗәдә кыйммәткә төшүен белә. Росстат мәгълүматлары буенча, 92нче АИ бензинының бер литры үткән ел ахырыннан 39,51 сумга күтәрелде (+3,5%), 95нче АИ – 42,49 сумгача (3,3%). Уфада нефть компанияләре вәкилләре белән берлектә шушы мәсьәлә уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча Федерациянең монополиягә каршы көрәш хезмәте Башкортстан Идарәсе төбәктә бензин хакын арттыруны бәяләячәк һәм бәяләр оешу-билгеләүнең нигезсезлеге ачыкланса, чара күреләчәк.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: