Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 Май 2018, 14:03

Җиләк үстерәбез

Агроном Илдус Алмакаев тәҗрибә уртаклаша

Агроном Илдус Алмакаев тәҗрибә уртаклаша


– Бакча җиләгем корыды. Яңасын ничек утыртырга һәм тәрбияләргә?

– Бакча җиләген май аенда яки июль ахыры, августта утыртырга кирәк. Сентябрьгә кадәр сузмагыз, тамыр җибәреп-алынып китәргә өлгермәве ихтимал.

Куаклар арасы 70 см, рәт арасы 40 см булырга тиеш. Чокырга көл, торф һәм дренаж – керамзит яки вак-таш салыгыз. Азотлы ашлама белән тукландырыгыз (табигый ашламадан сыер тизәге отышлы).

Беренче елда уңыш булачагына өмет багламагыз – үсемлек бөтен көчен тамыр системасын ныгытуга юнәлтсен. Шул чагында киләсе елга бакча җиләге сезне эре җиләк белән сөендерәчәк.

Әгәр җиләкне үзегездә үскәненең мыекчасыннан үрчетмәсәгез, үсентене базардан алсагыз, игътибарлы булыгыз. Ярфаклары эре, карасу яшел булырга тиеш. Тамыр муентыгы мәҗбүри – ул “хатын-кыз” төрендәге үсемлекләрдә була. “Ир-ат” төре җиләк бирми. Әгәр бакчагызда үскән җиләкне үрчетергә уйлыйсыз икән, беренче мыекларын гына алыгыз, икенче, өченчеләре шулай ук нәтиҗәсез булачак, «яшелгә» китәчәк.

– Бакча җиләге корткычларына һәм авыруларына каршы нәтиҗәле көрәшү өчен нинди чаралар күрергә?

– Җиләкләрнең үсүе өчен иң элек яхшы шартлар тудырырга, шулай ук профилактика чаралары үткәрергә кирәк.

Җиләк талпанына каршы агулы үсемлекләрдән төнәтмә кулланырга була:

200-300 г яшел тузганак яфракларын һәм тамырын төеп, 1-2 сәгать буе 10 л җылы суда төнәтергә;

1,2 кг яшел бәрәңге сабагын 4 сәгать буе 10 л суда төнәтергә;

ат кузгалагы тамыры төнәтмәсе тузганакныкы кебек үк әзерләнә.

Янәшәләрендә бәрхет гөле яки һиндыба (цикорий) утыртылган үсемлекләрдә нематодлар китереп чыгарган авырулар бетә. Дару өчен кулланыла торган тырнак гөл орлыкларының судагы төнәтмәсе дә (10 л суга 200 г гөл орлыгы) үсемлекләрне нематодлардан арындыра.


Читайте нас: