Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 Май 2018, 12:10

Яшелчәчелеккә субсидияләр кимеде, ләкин бар әле

Хисап тапшырылмаса, дәүләт ярдәме булмый

Хисап тапшырылмаса, дәүләт ярдәме булмый


Быел зур теплица хуҗалыкларының мәйданы 60 гектарга кимегән. Без белгечләрдән моның сәбәбен сорадык. Бер уңайдан аларның дәүләт ярдәменә өмет итә алу-алмавын белергә теләдек.

– Теплицачылар өчен быелгы чор гади булмады, – диде «Туймазы» крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Минзаһит Шәңгәрәев. – Газчыларның таләпләре артты, салкыннар озакка сузылды, продукция бәяләре бик нык төште. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында безнең кредитларга яки нык теплицалар төзүгә бәйле процент күрсәткеченең бер өлешен түләү турындагы мөрәҗәгатьләргә игътибар итүче булмады. Үз теплицаларын камилләштерергә теләгән яшелчәчеләр аларга акча салырга әзер. Тик зур чыгымнарга бәйле мондый эшчәнлектә дәүләт ярдәменнән башка булмый.

– 2014 елда теплицачылар энергия чыганаклары чыгымнарын каплау өчен субсидияләр алды, – ди мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рәмилә Кәрамуллина. – 2015 елда «элита» орлыгына – 6 млн 245 мең сум һәм һәр гектар саен – 18 млн 245 мең сум. 2016 елда республика аларга шул тәртиптә – 3 млн 480 мең сум һәм кимендә 13 млн сум субсидия бүлде. Былтыр субсидияләрнең бу төрләрен гамәлдән чыгардылар, минерал-ашлама чыгымнарын капларга тәкъдим иттеләр. Ләкин агуларны акчаны кулдан түләп сатып алган хуҗалыклар субсидияләрдән файдаланалмаячак.

Былтыр субсидияләүнең бу төре буенча районыбыздагы 28 теплица хуҗалыгына дәүләт һәр гектарга уртача 70-80 мең сумнан түләде. Яшелчәчеләр, тоташ алганда, 10 млн 711 мең сумга ия булды, чөнки дәүләт ярдәменең төп шартын үтәде – минерал-ашлама рәвешендә бер гектарга кимендә 180 мең сум салды. Минерал-ашлама чыгымын субсидияләү, бәлки, быел да дәвам итәр, ләкин уңдырышлылык язгы теплицалардан – 15 ц, кышкыларыннан 25 ц тәшкил иткән очракта гына.

Әлеге вакытта без уңыш күрсәткечләре һәм ашлама чыгымнары турында мәгълүмат туплыйбыз. Телефон: 8(34782) 2-41-70, e-mail: [email protected].

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: