Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2018, 13:47

Уңайлы мохиткә авыллар да җәлеп ителәчәк

Районда 12 җәмәгать биләмәсен һәм 8 ихатаны төзекләндерү күздә тотыла

Районда 12 җәмәгать биләмәсен һәм 8 ихатаны төзекләндерү күздә тотыла


Үткән чәршәмбедә Туймазыга БР Торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин килде. Ул шәһәребездәге былтыр «Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү» проекты буенча төзекләндерелгән ихаталарны, шул исәптән, мәдәният һәм ял паркын күздән кичерде.

Тормышка ашырылган проектлар югары бәя алды. Октябрьский шәһәре, Бакалы, Благовар, Бүздәк, Шаран районнарының торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагы вәкилләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә төзекләндерү эшләре вакытында ачыкланган кимчелекләр һәм хаталар барланды. Быел республиканы тагын да күләмлерәк эш көтә. Беренчедән, бу проектка Башкортстанның барлык район һәм шәһәрләре кушылды. Икенчедән, аңа кушылырга халык саны буенча кимендә 1000 кешеле торак үзәкләренә дә рөхсәт ителгән. Мәсәлән, Туймазы районында аңа сигез авыл биләмәсе кергән. Төзекләндерелгән төбәкләрнең тулай саны (шәһәрдә һәм авылларда) шулкадәр тәшкил итәчәк: 12 җәмәгать биләмәсе һәм 8 ихата мәйданы. Нәтиҗәдә эшләрне үткәрү вакытын һәм башкарылу сыйфатын тагын да җентеклерәк күз уңында тоту таләп ителәчәк.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: