Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 Май 2018, 13:14

Электр монтёрларына ихтыяҗ зур

Яшь белгеч кошчылык фабрикасында алыштыргысыз хезмәткәргә әверелгән

Яшь белгеч кошчылык фабрикасында алыштыргысыз хезмәткәргә әверелгән


Берничә ел элек туймазылы Финар Фәррахов Ишембай нефть колледжында электрчы һөнәрен үзләштерә һәм кая барырга дип уйга кала.

– Электр монтёрына караганда, электрчыга хезмәт базарында ихтыяҗ зур түгел, – ди ул. – Тиешле рөхсәт төркеменә һәм авариясез эшләү тәҗрибәсенә ия булмасаң, син эш бирүчене кызыксындырмыйсың. Мин бу уңайдан уңдым, район электр челтәрләренә урнаштым, анда укуын яңа тәмамлаганнарны да алалар иде. Электр объектларын хезмәтләндерү буенча яхшы тормыш мәктәбе булды бу. Аннары “Агропромэнерго” җәмгыятенә күчтем, электр челтәрләре сузу һәм объектларны тоташтыру тәҗрибәсе тупладым, катлаулы сызымнарны укырга өйрәндем. Мастерга әверелдем. Ел ярым элек мине “Турбаслы бройлеры” җәмгыятенең Туймазыдагы аерым бүлекчәсе биналарын яңартырга чакырдылар. Җиңел бурыч түгел иде бу, эш кушучы эшне башкару вакытын һәм электр үзәкләрен тоташтыру сыйфатын катгый күз уңында тотты. Аның каравы, бай тәҗрибә тупладым.

Шуннан соң яшь белгечкә кошчылык фабрикасында электр монтёры булып калырга тәкъдим итәләр.

– Премияләрне дә исәпкә алып, лаек хезмәт хакы билгеләделәр, – дип дәвам итә Финар Флүр улы. – Эш күп, әлбәттә. Иртә саен су тәэминаты белгече һәм КИП һәм А слесаре белән 31 корпусны урап-барлап чыгабыз. Барлык автомат системаларны күз уңында тотабыз, электр үзәкләрен тикшерәбез, кош караучылардан теге яки бу кимчелектән арыну буенча гаризалар кабул итәбез. Азык тарату һәм тизәк тазарту системалары 10-20 минуттан да озаграк туктап торырга тиеш түгел, шуңа күрә эшне тиз тотарга туры килә. Төрле датчик-тапшыргычлар сафтан чыккан, тимерчыбыклар таушалган чаклар була – бу очракта автохәвефсезлек системасы җиһазларны шундук сүндерә. Янә минем ярдәм таләп ителә. Ут-диод яктырткычлар озак янмый торса, кошларның биология эшчәнлеге бозыла.

Кошчылык фабрикасы җитәкчеләре Финар Флүр улын алдынгы белгечләрнең берсе дип телгә ала. Шундый хезмәткәрләр ярдәме белән предприятие катлаулы бурычларны хәл итә.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: