Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2018, 14:48

Алтын зур булмый

Самбочы Лилиана Сәлимҗанова янә районыбызны данлады

Самбочы Лилиана Сәлимҗанова янә районыбызны данлады



– Алтын зур булмый, – диде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, спорттагы югары казаныш-уңышлары өчен Лилиана Сәлимҗановага Рәхмәт хаты тапшырып.

Әле күптән түгел Туймазы 2нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы самбо буенча Чехиядә узган Европа беренчелегендә җиңү яулады. Якташыбыз Румыния һәм Белоруссиядән килгән көндәшләреннән өстен чыгып, чемпион дәрәҗәсенә лаек булды. Февральдә исә Ырымбурда Русия беренчелегендә җиңеп, спорт мастеры таләпләрен үтәде.

– Мин гел үземнең буемнан кыенсындым, – ди самбочы кыз. – Яшьтәшләрем үртәгән чаклар да булгалады. Спорт көч һәм ышаныч өстәде. Минем уңышларымда тренерым Рөстәм Мөхәмәтдиновның өлеше зур.

Озакламый – дәүләт имтиханнары һәм самбо буенча Грузиядә үтәчәк дөнья беренчелеге. 17 яшьлек спортчы өчен ярышларның икесе дә мөһим, киләчәктә язмышын спорт белән бәйләргә һәм фитнес-тренер булырга тели ул.


Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: