Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2018, 12:28

Зелпе һәм йөзем утыртыгыз

Башкортстанның танылган селекционеры фикеренә караганда, үсентеләрне 15-20 майга кадәр утырту кулай

Башкортстанның танылган селекционеры фикеренә караганда, үсентеләрне 15-20 майга кадәр утырту кулай



Шәһәребездә яшәүче күпчелек халык өчен язның тәүге җылы көннәре бакчаларда эш башлануын аңлата. Бу вакытта, эшкә иҗади караштан чыгып, алар җиләк-җимеш үсентеләрен алыштыру турында уйлана башлый. Беренче чиратта нәрсәләр эшләргә һәм нинди хаталарга юл куймаска кирәклеге турында бәян итүен үтенеп, Башкортстанның атаклы бакчачысы Николай Алексеевка мөрәҗәть иттек.

– Николай Васильевич, үсентеләрне җиргә көздән утырту кулаймы, әллә язданмы?

– Моны яз көне дә, көздән дә эшләргә була. Әмма ел ахырында алар яхшырак алына. Көзге үсентегә табигать ярдәм итә, язгысына – кеше, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шуңа күрә үсенте-агачларыгызны яңартырга карар итсәгез, аларга сезнең игътибар, тәрбия таләп ителә. Мәсәлән, үсентеләрне җиргә утырткач, туфрак өстенә мотлак пычкы чүбе, торф яки черемә салырга (мүлчәләргә) кирәк. Бу аңа суларга, дым сакларга һәм чүп үлән үсешен тоткарларга ярдәм итәчәк.

– Үсентеләрне яңарту эшен көзгә калдырмыйча, бүгеннән үк эшкә тотынырга теләгән кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Монда төп кагыйдә – яз көне никадәр иртәрәк, шулкадәр яхшырак. Ә көз көне никадәр соңрак, шулкадәр яхшырак. Язгы эшләрне һава шартларын исәпкә алып башкарырга кирәк, әлбәттә. Иң кулае – апрель уртасыннан май уртасына кадәр.

– Күпчелек бакчачылар, бигрәк тә бу эшкә яңа керешүчеләр, бакчаны агач-куак белән тутырырга да риза: үсентеләр артык кыйммәт түгел, төсле этикеткалардагы җимешләрне күргәч күз кыза, әлбәттә. Шулай да 4-5 кешелек гаилә өчен ничә агач-куак утыртырга кирәк?

– Минемчә, шәһәрдә күпчелек җир-биләмәләрнең 10-12 сотый тәшкил итүен исәпкә алсак, дүрт алмагач җитәчәк. Берсе – иртә өлгерешле, тагын берсе – уртача, икесе – соң өлгерешле. Алар, җәй уртасында, сентябрьдә һәм кара көздә җимеш бирәчәк. Соң өлгерешле сортларның төп үзенчәлеге: аларны киләсе елның маена кадәр сакларга була, Спартан, Спартак, Уэлси сортларын утыртырга киңәш итә алам.

Груша агачы бер-ике төп җитә. Икешәр слива, чия дә комачауламас. Тагын – виноград (йөзем) һәм жимолость (зелпе). Күпме утыртырга кирәклеген үзегез хәл итегез. Виноград хәзер бакча күрке генә булып исәпләнми – безнең яклар өчен кулайлаштырылган байтак сорт бар, җимеше дә баллы, тәмле. Мәсәлән, Алёшенька сорты, тәлгәшләренең авырлыгы 3 килограммга җитә. Тәҗрибәдән күренүенчә, бу культураны артык тәҗрибәсе булмаган бакчачы да үстерә ала. Бу эшкә курыкмыйча тотынган кешеләр соңыннан үзләренең җимешләре базардагыдан татлырак булуына инаначак. Әйткәндәй, виноградны яз көне утыртырга кирәк.

Карлыганның да берничә сортын утыртыгыз: карасын, кызылын, агын. Берничә куак кызыл һәм кара кура җиләк. Кызыл сортлардан Новость Кузьмина әйбәт, карасының Кумберленд сортында тукталыгыз. Ул ваграк, әмма баллы.

Һәм соңгысы – бакча җиләге. Җәй дәвамында берничә тапкыр җимеш бирә торганнарыннан (ремонтант) Елизавета II сортын киңәш итәм. Җиләкләре тәмле, 50-100 граммлы, кара көзгәчә җимеш бирә. Гади җиләкләрдән Зенга Зенгана, Вима Занта, Фестивальная уңышлы.

– Бакча эшенә тотынганда бакчачылар тарафыннан гадәттә иң еш җибәрелгән хаталарны әйтеп китегез әле.

– Үсентене җиргә күмгәндә тамыры янында һава калырга тиеш түгел. Бакчачыларның күбесе тамыр системасын күмгәч, туфракны бераз таптап- тыгызлап куя. Әмма соңыннан аның тирәсендә һава капчыгы хасил була, ул күгәрә башлый, чери, үсемлек һәлак була. Мин менә болай эшлим: үсентене җирдән чак кына калкурак калдырып күмәм дә, мул итеп су салам. Су бөтен һаваны кысрыклап чыгара, үсенте сезгә кирәкле дәрәҗәдә җиргә утыра.

Тагын бер киң таралган хата – үсентеләрне дөрес сайламау. Иманым камил, республикада үткән төрле ярминкәләрдә һәм базарда сатылган үсенте чималының 80 процентлабы – читтән кайтарылган. Сатучылар төбәк сортларын сатабыз дип инандыра. Чынлыкта исә үсентеләр Ростов, Краснодар, Ставрополь, Кырым якларыннан кайтарыла. Алар һичшиксез начар үсәчәк, җимеше дә аз булачак.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: