Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 Май 2018, 18:06

Юлларны ремонтлауга 37,5 миллион сум сарыф ителәчәк

Шәһәрдә 44 мең 164 квадрат метр юл түшәмәсе яңартылачак

Шәһәрдә 44 мең 164 квадрат метр юл түшәмәсе яңартылачак


Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр халкы үзләренә беркетелгән биләмәләрне һәм йорт алларын җыештырырга чыкты. “ДорСтрой” җәмгыятенең төзекләндерү бүлеге эшчәннәре барлык үзәк юл буйларын акшарлый, көннәр җылыткач, чәчәкләр күчерә башлаячак.

Предприятие юллардагы чокырларны да ямый. Иң элек асфальт-бетон түшәмә чөгендер кабул итү үзәге янында урнашкан юлларга түшәлде. Бер бригада анда чокырларны ямаган, Артур Сафин җитәкчелегендәге икенче бригада Горький һәм Мичурин урамнары чатында эшләгән. Алар тузган катламны кисеп алып, чокырларга кайнар катнашма тутырган.

Мичурин (“Олимпиец” спорт комплексы каршында), Фабрика урамнарында һәм “Чулпан” төбәгендәге Язгы һәм Үзәк урамнарда юлны өлешләп ремонтлаганнар.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: