Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 Май 2018, 18:48

Үткәннәрдән килгән сурәтләр

Бер ханым, хәрбиләрнең туганнары хәбәр бирүенә өмет итеп, редакциягә фотосурәтләр китергән

Бер ханым, хәрбиләрнең туганнары хәбәр бирүенә өмет итеп, редакциягә фотосурәтләр китергән


Озолина Кузьминична Андреева редакциягә сугыш еллары фотографияләрен алып килде. Берсендә – лейтенант С. Мусин. Ул Андрееваның абзыйсы Алексей Яковлевич белән бергә хезмәт иткән. Бу ханым сүзләренә караганда, абзыйсы сугышта өч Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Австриягә кадәр барып җиткән. Аннары аны Украинага җибәргәннәр, анда ул 1947 елда Каменец-Подольскидамы, Винницадамы бандеровчылар кулыннан һәлак була.

– Мин абзыемны СМЕРШта эшләгәндер дип фаразлыйм, – ди Озолина Кузьминична. – Һәм сурәттәге лейтенант аның дусты булгандыр, күрәсең. Фото артындагы каләм белән язылган сүзләр дә сакланган: “Лейтенант Мусин, Рига шәһәре. 9.07.41 елда Андреев А.Я. алды. Баш. АССР, Туймаза станциясе, Югары Бишенде авыл советы, Яңа Бишенде авылы, лейтенант Мусин С.”.

Фотографияне күреп, Мусинның туганнары хәбәр бирер, бәлки. Сурәтне истәлеккә алып та китә алалар.

Дүрт хәрби сурәтләнгән икенче фотоны миңа әбием бирде. Анда аның туганнары сурәтләнгән, күрәсең. “Дүртөйле, Шаран районы”, – дип язылган. Бу фото 1945-1946 елларда ясалгандыр.

Озолина Андреева редакциядә телефон номерын калдырды. Бәлки, берәрсе хәбәргә чыгар. Телефон: 5-39-32.

Венера ӘШИРОВА


Читайте нас: