Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2018, 13:44

«Цех һәм җиһазлар яңартылгач, яшьләр килә башлады»

Үзгәртеп корылган Туймазы кошчылык фабрикасы былтыр беренче тапкыр 20 мең тонна бройлер ите җитештергән

Үзгәртеп корылган Туймазы кошчылык фабрикасы былтыр беренче тапкыр 20 мең тонна бройлер ите җитештергән


“Русское Зерно Уфа” холдингы төбәгебездә өч еллап элек эшли башлады. Дуслык авылында урнашкан “Туймазы” кошчылык фабрикасы бу холдингка 2016 елда керде. Яңа хуҗа анда җитди үзгәрешләр үткәрде. Атап әйткәндә, тавык йомыркасы җитештерүдә махсуслашкан фабриканы бройлер сәнәгатенә үзгәртте. Бу үзгәреш-яңарышлар ике елга сузылды һәм инвестиция күләме тоташ алганда 800 миллион сум чамасы тәшкил итте.


“Турбаслы бройлеры” җәмгыятенең аерымланган “Туймазы” бүлекчәсендә (предприятиенең хәзерге атамасы бу) өзлексез кош үрчетү-үстерү өчен Германиядән автомат-җиһаз кайтартылды. Шул исәптән – барлык санитария-гигиена таләпләре үтәлешен күздә тотучы һәм бройлерларның нәтиҗәле, имин үсешен тәэмин итүче югары технологияле система.

Моннан тыш, берничә бина ремонтланды-сипләнде, кошлар асралучы бинага азык бирү системасы белән урам бункерлары, ашату һәм су эчерү линияләре төзелде; электр җиһазлары, янгын хәвефсезлеге һәм җилләтү, җылыту һәм яктырту системалары көйләнде-тоташтырылды. Бу җитештерелүче ит күләмен 2018 елда бер елга 3 мең тоннага арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Кошчылык фабрикасын тәүлеклек чебешләр белән холдингның үз инкубаторы тәэмин итә. Туймазы бүлекчәсендә алар 38-40 көн асрала, аннары эшкәртүгә озатыла.

– Яңартып корганнан соң предприятиегә яшьләр килә башлады, – ди Туймазы бүлекчәсе директоры Сергей Пеньков. – Хәзер 35 яшькәчә белгечләр коллективның 70 процентын тәшкил итә. Бу асылда Дуслык, Николаевка авыллары, Туймазы шәһәре халкы.

Әмма югары класслы техника белгечләренә ихтыяҗ бар әле. Предприятиедә хезмәт хакы саллы: мәсәлән, яшь кошларны үстергәндә микроклиматны күздә тоткан контроль-үлчәү аппаратурасы һәм автоматика белгечләре 35 мең сумга якын ала, гади эшчеләр – кимендә 20 мең сум.

– Ел башыннан бер шартлы башка тәүлеклек артымны 60 граммга җиткердек, – дип дәвам итә Сергей Юрьевич. – Моңа чебешләрне асрау һәм тукландыру технологиясе җентекле үтәлү, азык сыйфатын яхшырту исәбенә ирештек. Былтыр 20 мең тонна ит җитештерелгән булса, киләчәктә артымны тагын да арттыруга исәп тотабыз.



Эмиль МУСИН.



Читайте нас: